Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

27 август көнне Татарстан халыклары Дуслыгы йортында «СВОих геройларга ярдәм итик» проекты һәм Россиядә Гаилә елы кысаларында оештырылган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды

Чараның мәртәбәле кунагы ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин булды

Акция махсус хәрби операция барышында һәлак булган геройларның гаиләләренә ярдәм итүгә багышланган иде. Чарада Мөслим муниципаль районыннан һәлак булган каһарман -  Расил Зиннәтуллинның гаиләсе – кызы Милана, улы Радмир һәм хатыны Алевтина катнашты.

Чара барышында "Саклану сеткалары үрү", "Солдатка хат" дип исемләнгән мастер-класслар да оештырылды. Өлкәннәр маскировка челтәрләре үрү серләренә өйрәнделәр, ә балалар Ватан сакчыларына хатлар яздылар. Балаларның хатларын "Исән-сау һәм Җиңү белән кайтыгыз!" дигән изге теләкләр берләштерә. Һәр бала җылы теләк белән әлеге хатларын конвертка  салдылар.

«Мастер-класслар тәмамланганнан соң, чараны тантаналы ачу өлеше узды. Тантаналы чарада катнашучыларны Фәрит Мөхәмәтшин сәламләде. Ассамблея һәм Татарстан халыклары дуслыгы йорты иҗат коллективлары чыгышлары үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Балалар иҗат коллективларының җырлары һәм биюләре дә җылы очрашуны бизәде. Чара азагында һәлак булган батырларның гаиләләрендәге барлык балаларга да мәктәп кирәк-яраклары, "Балалар дөньясы" кибете карталары тапшырылды. Балалар да, аларның әниләре дә бүләкләр алды. "Бөек Ватан сугышы геройларына ярдәм итәбез" проектын Татарстан халыклары ассамблеясе, Татарстан халыклары дуслыгы йорты һәм Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе оештырды. Әлеге чарада катнашу мөмкинлеге туңдырган Мөслим районы җитәкчелегенә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез, - дип хәбәр итә Рус милли-мәдәни берләшмәсенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Галина Светлякова.

Галина Светлякова фотолары 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев