25 октябрь көнне Минзәлә шәһәрендә 2014-2018 елларда туган яшүсмерләр арасында ярышлар узды
Әлеге ярышта Мөслимнең «Яшьлек» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь көрәшчеләр катнашты
25 октябрь көнне Минзәлә шәһәрендә 2014-2018 елларда туган яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча "Юбилейный" спорт мәктәбе беренчелеге уздырылды.
Әлеге ярышта Мөслимнең "Яшьлек" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь көрәшчеләр катнашты.
Команда беренчелегендә Мөслим районы командасы көрәшчеләре 2 нче урынга лаек булдылар. 1 нче урынны - Минзәлә шәһәре командасы , 3 нче урынны Актаныш районы спортчылары алды.
Шәхси беренчелек нәтиҗәләре:
24 кг авырлыкта Айдан Петров - 1 урын;
27 кг авырлыкта Айдан Сәетгалиев - 1 урын;
30 кг авырлыкта Әмир Вәлиев - 1 урын;
50 кг авырлыкта Рүзәл Хәлиуллин - 1 урын;
45 кг авырлыкта Азамат Садретдинов - 2 урын;
60 кг авырлыкта Блдаш Дәүләтшин - 3 урын;
70 кг авырлыкта Илдан Гайсин - 3 урын.
Көрәшчеләрне "Яшьлек" спорт мәктәбе укытучы-тренерлары Ленар Садретдинов, Расил Фәттахов әзерләде.
Фотолар - Мөслим спорт мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев