Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

24 март-Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне

24 март һәр ел саен Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

Бүгенге көндә дә туберкулез - дөньяда иң киң таралган инфекцияләрнең берсе. Мөслим районында 21 кеше туберкулез авыруы белән исәптә тора. Шуларның 7се - актив авыручылар. Узган ел 4 авыру исәпкә куелган булса, быел 2 кеше исәпкә алынган. Авыручыларның төп өлешен 51-59 яшьлек кешеләр тәшкил итә.

Туберкулез белән 18 дән 40 яшькә кадәрле кешеләр ешрак авырый Ел саен җир шарында 8 млн кеше бу чир белән авырый башлап, исәпкә алына һәм бу авырудан 3 млн кешенең гомере өзелә. Тәмәке тарту туберкулез белән авыру куркынычын күпкә арттыра. Туберкулез белән авыру очракларының 20 проценты тәмәке тарту белән бәйле икәне ачыкланган. Туберкулез авыруын кисәтү максатында сабыйларга тугач та бала тудыру бүлегендә БЦЖ-М вакцинасы ясала.

Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, рациональ туклану, тәмәке тартудан һәм алкогольле эчемлекләрдән баш тарту да туберкулезга каршы профилактика чаралары булып тора. Үткән гасырда белгеч-фтизиатрлар "тук кеше туберкулез белән авырмаячак" дия торган булганнар. Димәк, кеше ач йөрергә тиеш түгел, аз-азлап булса да, еш ашарга тиеш. Һәр ел саен үз вакытында үтелгән флюорография тикшерүе авыруны иртә срокларда ачыкларга ярдәм итә.

Туберкулез микроблы авырудан сәламәт кешегә күп очракта (85-95 процент) тын юллары аша йога. Кеше ютәлләгәндә, төчкергәндә, хәтта сөйләшкәндә дә микроблар төкерек белән һавага чыга һәм шул һаваны сулаган сәламәт кешенең тын юлларына үтеп керергә мөмкин. Микобактерияләр азык-төлек аша да керергә мөмкин.

Үз гомерендә үпкә авырулы кеше белән очрашмый калган кеше юктыр, мөгаен. Ләкин, сулыш юлына туберкулез микроблары кергән һәр кеше аның белән авырмый. Моңа организмның җитәрлек дәрәҗәдә каршы торучанлыгы, ягъни иммунитеты ярдәм итә. Ә инде теге яки бу сәбәпләр белән организм көчсезләнә икән, бу очракта тын юлына эләккән туберкулез таякчыклары үрчи башлый һәм үпкәдә ялкынсыну башлана.

Туберкулезны кисәтүдә иң мөһим юнәлешләрнең берсе - вакциналау һәм профилактик тикшерүләр. Өлкәннәр арасында чирне иртә стадиядә ачыклауда төп ысул булып, бүгенге дә флюорография кала. Аны ике елга бер тапкыр үтү мөмһим. Балалар һәм үсмерләр арасында, манту пробасы ысулыннан тыш, яңа диагнозлау ысулы - Диаскинтест дип аталучы махсус эремә инъекциясе уңышлы кулланыла.

"Туберкулезга каршы көрәш һәм туберкулезны туктату" турындагы 77 нче санлы Федераль Закон нигезендә Россия Федерациясендә 15 яше тулган һәр граждан профилактик флюорография тикшерүе үтәргә тиеш. Фтизиатрлар үзләре генә бу чиргә каршы тора алмый. Бар җәмәгатьчелек - хөкүмәт даирәләре, табиплар, чирле һәм сәламәт кешеләр бергәләп көрәшик. Киң җәмәгатьчелекнең активлыгы һәм теләктәшлеге бу мәкерле авыруның кимүенә һәм ахыр чиктә бетүенә китерәчәк, дип ышанабыз.

Район үзәк хастаханәсендә флюорография кабинеты килүчеләр өчен һәрвакыт ачык. Кабинет эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 14.30 сәгатькә кадәр кабул итә.

Фәрит Шәңгәрәев, район үзәк хастаханәсе фтизиаторы.

Фонга.

Татарстан Республикасында туберкулез белән авыру Россия Федерациясенә караганда 30,8 процентка түбәнрәк. 2016 ел белән чагыштырганда 2017 елда туберкулездан үлү очраклары 2,6 процентка артты. Шулай да республикада туберкулездан үлү Россия Федерациясенә караганда - 2 тапкырга түбәнрәк. Татарстанда туберкулез авыруы ачыкланган һәр бишенче кеше - ВИЧ инфекцияле.

Фонга:

Туберкулезны кисәтү өчен ниләр эшләргә кирәк:

  • Йөткерүче кешеләр белән якын мөнәсәбәттән сакланыгыз.
  • Әгәр дә туберкулез белән авыручы кеше сезнең белән бер түбә астында яши икән, бүлмәләрне еш җилләтегез һәм юып торыгыз. Табиб күзәтчелеге астында химиопрофилактика үткәрегез.
  • Ел саен флюорография үтәргә онытмагыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев