23 февраль – Ватанны саклаучылар көне
Шул уңайдан район башлыгы Альберт Хуҗин райондашларыбызга бәйрәм котлавын җиткерде
Анда мондый юллар бар:
“23 февраль – календарьда аеруча мөһим дата. Ул тугрылык, кыюлык, ватанпәрвәрлек, батырлык символын гәүдәләндерә. Бу көнне без Бөек Ватан сугышы ветераннарына, интернационалист сугышчыларга, “кайнар нокта”ларда булучыларга һәм бүгенге көндә илебезне корал тотып яклаучыларга аеруча зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Мөслим ир-егетләре махсус хәрби операциядә катнашып, намус белән үз бурычларын үти. Без аларның һәркайсы белән горурланабыз, һәрберсе өчен борчылабыз, батырлыкларын ишетеп сокланабыз. Аларны Ватанны сакларга озаткан якыннары алдында да башыбызны иябез. Сез – батырларыбызның терәге. Сабырлыгыгыз, рухыгызның ныклыгы өчен сезгә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез.
Бу көнне без барлык ир-егетләрне дә бәйрәм белән котлыйбыз. Бәйрәм уңаеннан һәр гаиләгә игелек, бәхет, татулык, иминлек, сәламәтлек һәм яңа хезмәт уңышлары телим”.
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев