21 февраль – халыкара туган тел көне
Әдәби сәхифә.
Гомерләр үтә дибез дә,
Авыллар бетә дибез.
Бу милләтнең киләчәген
Тагын ни көтә дибез.
Гомерләр үтсә үтәр лә,
Авыллар бетмәс әле.
Милләтем дә, тел яшәсә,
Беркая китмәс әле.
***
Кеше ятар өчен түгел,
Йөрер өчен яратылган.
Адәм күзе күрмәгәнне
Күрер өчен яратылган.
Кеше йөрер өчен түгел,
Очар өчен яратылган.
Шатлыгыннан бар дөньяны
Кочар өчен яратылган.
Кеше мәхәббәтен табар,
Яулар өчен яратылган.
Кеше пыскыр өчен түгел,
Янар өчен яратылган.
Гомерендә бер булса да
Яшьнәр өчен яратылган.
Сөйгән ярын югалтмыйча
Яшәр өчен яратылган.
Мөҗәһит.
Мөслим.
Әтием чишмәсе
Дөмәй тавы итәгендә
Челтерәп ага чишмә сулары.
Яшәү дәрте көчле булды синдә,
Алтын булды, әтием, кулларың.
Табигатьнең матурлыгын
күрдең,
Урман-суы булды кадерле.
Өйрәттең тормышны сөяргә,
Һәрбер эшең булды мәгънәле.
Дөмәй тавындагы талларың
Тибрәләләр җилләр искәндә.
Күңелемә шундый авыр була,
Сагынам, әтием, искә төшкәндә.
Төшләремә керсәң –
күңелләрем,
Әтием, синең белән серләшә.
Әйтерсең лә алар миңа
“Сабыр булчы, кызым”, дип
дәшә.
“Канатсыз кош” диләр ялгыз
кошны,
Оча алмый зәңгәр күкләрдә.
Синең караш, төпле сүзләрең
Күтәрде, әтием, мине үрләргә.
Көзләр җиткәч, яфракларын коя
Син утырткан бөдрә талларың.
Һәркем сокланадыр аңа карап,
Моңсуланып ата таңнарым.
“Әхнәф чишмәсе” дип исем
куштык,
Челтерәп ага суы улактан.
Яшәү көче бирдең, әтием, миңа,
Атла, диеп, бәхетле сукмактан.
Киттең, әти, кайтмас җиргә
киттең,
Кыска булды синең гомерең.
Шаулап үссәләр дә синең таллар,
Күңелемдә сулды гөлләрем.
Ильмира Әюпова.
Сал. Мухан.
Гомерләр үтсен
шатлыкта
Кешеләргә Ходай акыл биргән,
Кемгә нинди өлеш тигәндер.
Яшьлек чорда, акыл шаярганда,
Сизмәгәнбез, кайчан кергәндер?
Еллар үткән саен омтылабыз
Үзгәрешләр кертеп дөньяга.
Үз юлыбыз дөрестерме әле?
Тырышабыз алга куярга.
Ә дөньяны аңлау мөмкин түгел,
Бер күрүдә дөрес бәяләү.
Кемнәр әйтә алыр төгәл генә,
Кайсы яхшы, кайда хәйлә бар?
Ярый әле, Ходай ял итәргә
Кешеләргә биргән йокыны.
Йокысызлык чирен
кичергәннәр,
Газапларын аның онытырмы?
Хәтер сүзен һәрчак кабатлыйбыз,
Яшь чакларны искә төшереп.
Бик күпләрен, истә калганнарын
Күңелләргә куйдык күчереп.
Табигый хәл, дөнья буталса да,
Кеше өстен, өстен барсыннан.
Оныту сәләте дә бирелмәсә,
Язар иде кеше акылдан.
Канәгатьлек хисе ташламасын,
Гомерләр дә үтсен шатлыкта.
Якты уйлар, сөенечләр белән
Яши алсак иде картлыкта.
Рафис Хәбибуллин.
Мөслим.
Дүртьюллыклар
“Сандугачым” диюләргә
Алданмый хәзер хатын.
Иномаркаларда йөрсен,
Тешләре булсын алтын.
***
Әллә хәерче баеган,
Әллә аера белми:
“Эткә ашатырга”, – диеп,
“Хәләл” колбаса эзли.
***
Йөргән юллары пыяла,
Абынмыйлар, таймыйлар.
Хәзерге алыпсатарлар
Дару сатып байыйлар.
***
Янәшәсендә түрәнең
“Эш” табыла баҗага.
Сүзен хуплый, ашаганда,
Ипиенә май яга.
Ягъсүп Мортазин.
Бөгелмә.
***
“Диңгезләрнең була төрле чагы,
Бер давыллап ала, бер тына”...
Кеше күңеле дә бик охшаш шул:
Тормый бер дә үзе тын гына.
Ярсып-дулап ала кайчакларда,
Кайтып килә сабый чакларына.
Тынып калыр өчен мизгел җитә,
Тирән уйга чумган чакларында.
Ярсый, тына, давыллап та ала –
Күңелләрдә бар да чагыла...
Бер көн дә юк әле кайтмый
калган,
Җиләк кебек матур чагыма.
Бу дөньяда кеше гел көрәшеп
яши,
Үткәннәрдән ала сабагын да.
Бер тырмага кабат баса-баса,
Акыл туплый гомер азагына.
Халисә Гәрәева.
Баек.
Җилкәнең булсам иде
Әгәр син ярларым булсаң,
Мин елга булыр идем.
Йомшак дулкыннарым белән
Иркәләп торыр идем.
Су буендагы ярларда
Талларым булсаң иде.
Шул талларда сайрап торган
Сандугач булсам иде.
Челтерәп аккан чишмәләрнең
Тамчысы булсаң иде.
Шул тамчыларны эчәргә
Бер җиләк булсам иде.
Әгәр син гармуннар булсаң,
Мин көең булыр идем.
Яннарыңда җырлый-җырлый,
Гел биеп торыр идем.
Тормыш юлларын үтәргә
Гел кирәк булсам иде.
Иңнәреңдә канат биргән
Бер җилкән булсам иде.
Мөршидә Мамбетова
Мәлләтамак.
***
Сандугачы бул талымның –
Теләсәң оя корырсың.
Саклармын салкын җилләрдән –
Таң җырын җырлап торырсың.
Былбылы бул тирәгемнең –
Саклармын эссе көннәрдә.
-
Назын тыңла йөрәгемнең,
Эзләмә әллә кемнәрдән.
Яры бул сөю чишмәмнең –
Сине иркәләп агармын.
Саба җил булып, чәчеңне,
Иркәләп, назлап, тарармын,
Гел сиңа гына багармын.
***
Олы юлдан бара-бара гомер
узган,
Яшьлек гөлләренң чәчәкләре
сулган,
Аш атканга ташлар җавап булган,
Теш эзләре тәгам сузган кулда...
Уңып яки туңып килгәннәрне
Каршы алдым һәрчак аш белән.
Каршы чыкмыйм, бакчам
тулды инде
Җавап итеп аткан таш белән.
Әнвәр Сәрвәров.
Тат. Бүләр.
Балачакка кайтыш
Менә кабат өзелеп сагынудан
Авылыма кайтып барышым.
Синдә генә күңел тынычлана,
Тараладыр кайгы-сагышым.
Синдә генә ләззәтләнә җаным,
Синдә генә күңел очына.
Кайтып киләм менә, авылкаем,
Синдә үткән балачагыма.
Сагынылган, өзелеп сагынылган
Сукмаклары балачагымның,
Чыр-чу килеп, тупырдашып
үскән,
Йөгерешкән нәни чагымның.
Сагындырган туган нигез төсе,
Әнкәемнең кайнар бәлеше,
Сагындырган тәртипсезлек өчен
Әткәемнең биргән өлеше...
Кайтып киләм менә сагынудан –
Балачакка кайтып барышым.
Каршыла син мине, авылкаем,
Тарат минем кайгы-сагышым.
Резеда Сәетгәрәева.
Исәнсеф.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев