Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

21 апрель - Җирле үзидарәләр көне: "Мәлләтамаклылар "Тизрәк! Биегрәк! Көчлерәк!" девизы астында яши"

Олимпия уеннарының рәсми шигаре - "Тизрәк! Биегрәк! Көчлерәк!". Мәлләтамак авыл җирлеге дә нәкъ менә шушы девиз астында яши кебек. Алыштыргысыз капитаннары Айдар Шәйгәрданов җитәкчелегендә алар спорт, мәдәният һәм башка өлкәләрдә һаман беренчелеккә омтылалар. Алларына нинди генә максат куйсалар да, дәррәү кубып, күмәк көч белән менә дигән итеп башкарып та чыгалар.

Боларга инану өчен быел кыш әлеге авыл җирлеге командасының кышкы спартакиада уеннарында чыгыш ясавын искә төшерү дә җитә: көн саен күнегүләр үткәреп, профессиналларча һәр биеклек, һәр балл өчен соңгы көчкә кадәр көрәштеләр, спортзал түбәсен күтәрердәй булып, бер-берсе өчен җан аттылар. Нәтиҗәдә алар кышкы спартакиада ярышларында авыл җирлекләре арасында беренчелекне алды. Районда инвалидлар арасындагы үткәрелгән спартакиада да бу җирлектән ике төр ярышта призлы урыннар яуладылар. Һәр кайда да беренче булырга, җиңәргә дигән омтылыш спорт өлкәсендә генә түгел, яшәешнең бар якларында дә чагыла.

Мәлләтамак авыл җирлеге үзешчәннәренең даны да бөтен районга таралган: былтыр алар авыл җирлекләре арасында үткәрелгән смотр конкурста беренче урын алган. Быел да, мәлләтамаклылар концерты шәп була, дип концерт көнен көтеп алды тамашачы. Җырчы егет-кызлары, баянчылары, биючеләре, юмор осталары менә дигән программа тәкъдим итте. Конкурсның гала концертында да бу җирлектән номерлар күп һәм чыгышлары искиткеч булды. Иң мөһиме - буыннар чылбыры өзелмәгән биредә, өлкәннәр белән бергә ута буын һәм яшьләр дә җирлек даны өчен бердәй янып көя. Әле күптән түгел генә "Мизгел" яшьләр үзәгендә үткән "Мөслим даһилары" интеллектуаль-күңел ачу уенында да Мәлләтамак авыл җирлеге командасы финалга үтте. Республикакүләм яшь талантлар "Йолдызлык" фестивалендә Регина Шәйгәрданова өченче урынга лаек булды.

Актив рәвештә ял иткән кебек, мәлләтамаклылар җир җимертеп эшлиләр дә. Җирлек составына ике авыл керә. Мәлләтамак авылында 230 хуҗалыкта - 552 кеше, Нарат Асты авылында 62 хуҗалыкта 120 кеше яши. Шуларның 323 е - эш яшендә, 227 е - пенсионер, 53 е - мәктәп яшендә, 48 е - мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 21 студентлары бар. Җирлектә ике эшмәкәр һәм "Арыш мае" кибетләре халыкка хезмәт күрсәтә. Кибетләргә халыкка кирәкле товарлар һәрдаим кайтып тора. Нарат Астындагы шәхси эшмәкәр Фәйрүзә Гайнетдинованың кибете узган ел яхшы итеп ремонтланган, бер өлешендә эшмәкәр икмәк пешерү цехы ясаган, бүгенге көндә икмәк һәм камыр ризыклары пешерәләр. Мәлләтамакта шәхси эшмәкәр Эльвира Хәнипованың кибетендә дә азык-төлек һәм көндәлек кирәк булган көнкүреш товарлары сатыла.

Нарат Асты авылында арендага җирләр һәм корылмалар алып, кошчылык эшен башлап җибәргән крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Шакиров киләчәктә, авыл халкына хезмәт күрсәтү максатында, тегермән ачып җибәрергә дә уйлый икән. Гегель Гыйздәтовның фермер хуҗалыгы, Мәлләтамак авылында пай җирләрен алып, игенчелек белән шөгыльләнә. Халыкка печән һәм икмәк сата. Шәхси эшмәкәр Раил Сираев, махсус станогында төрле формадагы калай бөгеп, халыкка сата. "Перфектстрой" җәмгыяте җитәкчесе Рушад Рөстәмов та шәхси эшен башлап, оешма-предриятиеләрдә ремонт эшләре белән шөгыльләнә. Илһам Латыйпов, Ришат Нурмөхәммәтов, Минтаһир Сабиров, Илүс Мифтахов, Илгиз Галиев, Илфир Кәримов шәхси ихаталарында мал үрчетәләр, күпләп савым сыеры асрыйлар. Әлбәттә, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең күп булуы халыкның мәшгульлеген арттыруга, тормыш дәрәҗәсе үстерүгә ярдәм итә.

Җирлектә Мөслим гимназиясенең филиалы Мәлләтамак башлангыч мәктәбе эшли. Югары класс укучылары һәм Нарат Асты авылы балалары Мөслим гимназиясенә автобус белән йөреп укый. Укучылар булмау сәбәпле, Нарат Асты башлангыч мәктәбе ябылган. Мәлләтамак балалар бакчасына 20 бала йөри, бакчага чират торучылар да бар икән. Җирлек халкы өчен тагын бер сөенеч - быел Мәлләтамак авылы балалар бакчасына дәүләт ярдәме белән капиталь ремонт үткәреләчәк. Халыкка хезмәт күрсәтү учреждениеләреннән ике фельдшер-акушерлык пункты, бер почта бүлеге эшли. Дин тотучылар өчен дә мөмкинлекләр тудырылган. Районда беренчеләрдән булып төзелгән "Сөләйман" мәчетендә хатын-кызлар өчен укулар оештырылган. Узган ел Нарат Астында салына башланган мәчетне төзеп бетергәннәр. Аны сафка бастыруда Мәлләтамак авылы имам-хатыйбы Өлфәт Мортазин үзенең акчасын биргән, Нарат Асты имам-хатыйбы Роберт Нәҗмиевнең, авыл халкының тырышлыгы зур булган, төзелешкә җирлек спонсорлары да зур ярдәм күрсәткән. Гомумән, чит җирләрдә яшәүче якташлары туып-үскән җирләрен онытмыйлар, кулларыннан килгәнчә, булышып торалар икән. Зиратларны төзекләндерү, чистартуга да аерым игътибар бирелә. Узган ел типтәр зиратын үзара салым акчасына профнастил койма белән әйләндереп алганнар, 70 төп карт агачны кискәннәр. Бу эшләрдә ветераннар советы рәисе Марс Димөхәммәтов башлап йөргән, авыл егетләре Рамис Нуриев, Рамил Зарипов, Ирек Хөсәенов һ.б. савап өчен хезмәт куйган. Шундый ук эш Нарат Асты зиратында да башкарылган.

"Җирлектә су белән тәэмин итүдә проблема бар. Озак еллар кулланышта булган торбалар еш тишелә, һәрвакыт ремонт таләп итә. Шуңа күрә бу елны җирлектә урам сулары елы дип игълан иттек. Үзара салым акчаларын авылны чиста су белән тәэмин итү өчен тотарга планлаштырабыз", - ди җирлек башлыгы Айдар Шәйгәрданов.

"Шәһәрне макта, авылда тор", ди халык. Нәкъ менә Мәлләтамак кебек авыл җирлекләрен күздә тотып әйтелгән сүздер бу. Төзек, чиста авылда, саф һава сулап, экологик яктан чиста авыл ризыгы ашап яшәүгә ни җитә!

Айгөл Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев