2026 елдан пенсиягә гариза язмыйча гына чыгып булачак
Россия халкы 2026 елдан башлап пенсиягә гариза бирмичә генә чыга алачак
Сенатор Ольга Епифанова РИА Новости агентлыгына шул хакта сөйләгән.
Аның сүзләренчә, Социаль фонд, гражданнарга пенсиянең күләме һәм киләчәктә түләүләрне арттыру өчен аны кичектерү мөмкинлеге турында хәбәр итеп, түләүләрне пенсия яше җитәргә бер ай кала мөстәкыйль рәвештә билгеләячәк.
Кичектерүне Социаль фондка тиешле гариза тапшырганнан соң алып була, дип өстәде сәясәтче.
«2026 елда 59 яшьлек хатын-кызлар һәм 64 яшьлек ир-атлар картлык буенча пенсиягә чыгу хокукына ия, аларның 15 ел стажы һәм 30 индивидуаль пенсия коэффициенты булырга тиеш», - дип сүзен төгәлләде Епифанова.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев