Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

2026 елда эшкә урнашу: төп киңәшләр, яңа темалар, дәүләт ярдәме

Бу хакта «Татар-информ»га ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр

2026 елда эшләрен отышлы алыштырырга теләүчеләргә яңадан укыту узарга, шулай ук тармакны цифрлаштыру, автоматлаштыру һәм технологияләр белән бәйле программаларны сайларга киңәш ителә

Укуны «Кадрлар» илкүләм проекты буенча бушлай узарга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Эш эзләгәндә тотрыклылык һәм социаль пакетны карарга киңәш итәбез. Тотрыклы булмаган вакытта үсеш алган корпоратив культуралы һәм ирекле медицина иминияте булган ышанычлы компания югары, әмма гарантияләнмәгән хезмәт хакы белән контракттан отышлырак булырга мөмкин», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Шулай ук дәүләт ярдәменең барлык коралларын кулланырга, «Россия эше» кадрлар үзәгенә пособие өчен генә түгел, ә һөнәри юнәлеш алу, «цифрлы» резюме төзүдә ярдәм итү, әңгәмәгә әзерләнү һәм ышанычлы эш бирүчеләрдән буш эш урыннары ярминкәләренә керү өчен дә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Чыганак: «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев