Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2016 - Мөслим өчен төзелешләр елы булды

Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм аларның тол хатыннарының торак шартларын яхшырту программасы гамәлгә кергәннән бирле күпфатирлы 7 йорт төзелде 293 ветеран үзләренең торак шартларын яхшыртты. 2016 елда 16 райондашыбыз әлеге программа кысаларында квартиралы булды. 2014-2017 елларда һәм 2020 елларга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү Федераль максатчан программасы нигезендә торак төзү...

Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм аларның тол хатыннарының торак шартларын яхшырту программасы гамәлгә кергәннән бирле күпфатирлы 7 йорт төзелде 293 ветеран үзләренең торак шартларын яхшыртты. 2016 елда 16 райондашыбыз әлеге программа кысаларында квартиралы булды. 2014-2017 елларда һәм 2020 елларга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү Федераль максатчан программасы нигезендә торак төзү өчен яшь гаиләләргә һәм яшь белгечләргә быел 8 млн 694 мең сум акча кайтты. Соңгы өч елда әлеге программа буенча бирелгән акча күләме 47 млн сум тәшкил итеп, 3 мең квадрат метрдан артык мәйданда торак йорт файдалануга тапшырылды. Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында быел күпфатирлы 5 йортта (гомуми мәйданы - 6506 кв.м.) 6,5 млн сумлык капиталь ремонт үтте. Инвестицион йортлар төзелеше буенча Мөслимдәге Вахитов урамында 18 һәм 12 квартиралы торак йортлар төзелде. Шунда ук 25 урынга исәпләнгән җәмәгать мунчасы сафка басты. Әлеге объект өчен республика хөкүмәте 20,2 млн сум акча бүлеп бирде. Күпфункцияле үзәкләр төзү программасы кысаларында быел Михайловка авылында 5,3 млн сумлык күпфункцияле үзәк төзелде. Соңгы елларда Мәлләтамак, Мари Бүләр авылларында да шундый үзәкләр сафка басты. Ә программа гамәлгә кергәннән бирле районда 5 күпфункцияле үзәк төзелде. Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт программасы кысаларында Иске Карамалы авылындагы "Кошкай" балалар бакчасында - 2,8 млн сумлык, Мөслимдәге "Кояшкай" балалар бакчасында 18,5 млн сумлык капиталь ремонт эшләре узды. Түбән Табын коррекция-интернат мәктәбендә 25,4 млн сумлык ремонт-реконструкция эшләре үткәрелде. Универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы кысаларында 2016 елда Курай паркында 4,3 млн сумлык спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Соңгы елларда төзелгән әлеге объектларның саны 9 га җитте, барлыгы 16 млн сум акча сарыф ителде. Балалар сәламәтләндерү лагерьларына капиталь ремонт программасы буенча "Урман иле" стационар сәламәтләндерү лагеренда 9 млн сумлык ремонт-реконструкция эшләре үткәрелде. 2016 елда "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 2,4 млн сумлык фасад ремонты уздырылды. Урамнарны яктырту программасы буенча ел саен 5 млн сум финанс бүленә. Быел әлеге финанс средствосына 304 яктырткыч, 1 идарә итү щиты куелды, 3,56 км озынлыкта электр линияләре сузылды. ФАП лар төзү, медицина учреждениеләренә капиталь ремонт программасы нигезендә ике фельдшер-акушерлык пунктында 200 мең сумлык капиталь ремонт үтте, Каенсаз авылында 2,6 млн сумлык модульле ФАП төзелде. Социаль-культура объектларының котельныйларында җылыту казаннарын алыштыру программасы нигезендә 2016 елда мәктәп һәм клублар 5 котел алыштырылды. Программа кысаларында барлыгы 13 бинада 19 (4,6 млн сумлык) котел яңартылды. Ветеринария участок пунктлары төзү һәм ветеринария берләшмәләренә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә капиталь ремонт программасы кысаларында соңгы ике елда Иске Карамалы һәм Елгабаш авылларында гомуми сыммасы 4.6 млн сумлык модульле ветеринария пунктлары сафка басты. Район ветеринария берләшмәсе бинасына 1,7 млн сумлык капиталь ремонт үткәрелде. Терлекчелек торакларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеяларын төзү программасы буенча 200 әр баш терлеккә исәпләнгән 5 торакка капиталь ремонт уздырылды, 9 силос-сенаж траншеясы төзелде (40,1 млн сум). Авыл клубларына капиталь ремонт программасы кысаларында Әмәкәй авылы мәдәният йортында 6 млн сумлык капиталь ремонт үтте. Сәламәтлек саклау учреждениеләренә капиталь ремонт программасы буенча район үзәк хастаханәсендә ремонт-реконструкция эшләре төгәлләнде. Биредә барлыгы 64 млн сумлык эш башкарылды. Гомуми кулланылыштагы автомобиль юлларында юл эшләре үткәрү программасы нигезендә башкарылган эшләр: Автомобиль юлларын, күпер корылмаларын төзү һәм реконструкцияләү программасы кысаларында Югары Табын - Тугаш юнәлешендә 4,4 километр арадагы юлга асфальт-бетон өслек түшәлде (34 млн сум). Автомобиль юлларын һәм ясалма корылмаларны ремонтлау подпрограммасы буенча Мөслим - Иске Сәет юнәлешендәге 11,7 километр арада асфальт-бетон юл җәелде. Башкарылган эш күләме 118 млн сум тәшкил итте. Мөслим - Актаныш юнәлешендә 4 км арада асфальт-бетон юл түшәлде. Ремонт-төзү эшләре өчен 70 млн сум акча тотылды. ТР да җирле әһәмияткә ия булган гомуми кулланылыштагы участокларда юл эшләре башкару программасы кысаларында Мөслимнең Вахитов урамындагы 9, 11, 13, 17, 19, 21, 25, 27 нче йортлар ишегалдында һәм Тукай урамындагы 33 нче йортка керү юлында 970 метр озынлыгында 7,3 млн сумлык асфальтбетон өслекле юллар салынды. Республикадагы торак пунктларда урам-юл челтәрен норматив хәлгә китерү программасы нигезендә 2016 елда районда 61241 кв. м. мәйданда 20 млн сумлык юл ремонты үткәрелде. Мөслимдәге Б. Вәлиев, Икенче, Тургай, Тынычлык, Ф. Садриев урамнарында, Өченче һәм Беренче, Хафизов һәм Өченче урамнары чатында барлыгы 26 км озынлыкта ком-гравий түшәлгән юллар төзелде. Мәлләтамак авылының Кооператив һәм Яшьләр урамнарында 4,5 км арада грунт катламы алынып, 7 см калынлыкта ПГС салынды. Шундый ук эшләр Мөслимдәге Колхоз урамынды(3,5 км), Метрәйдәге Бакча урамында (3,4 км), Иске Карамалыдагы Яшьләр урамнарында (5,7 км), Сөякәйдәге Тукай урамында (5 км), Мари Бүләрдәге Нагорная урамында (4 км), Сал. Мухандагы Фрунзе урамында (5,2 км), Үрәзмәттәге Мәктәп урамында да (2,5км) башкарылды. ТР район үзәкләрендә һәм шәһәрләрендә урам-юл челтәрен асфальт-бетон өслекле юлларны ремонтлау программасы кысаларында Мөслимдәге Полевая, Авзалов, Набережная, Пушкин, Сәйдәшев, Хәертдинов, Октябрьская (Кооператив урамыннан башлап ярга кадәр өлеше) урамнарында барлыгы 14554 кв.м. мәйданда асфальт-бетон өслек җәелде. Башкарылган эш күләме 15 млн сум тәшкил итте. 2016 елда Мөслимдә ат спорты комплексы төзелеше башланып, 12 млн сумлык төзелеш эшләре башкарылды. Чиста программасын тормышка ашыру йөзеннән 2016 елда газлаштыру Фонда линиясе буенча "Яңарыш" микрорайонында 5,4 млн сумлык су челтәре төзелде. Мөслим халкын эчә торган су белән өзлексез һәм стабиль тәэмин итү максатында, өстәмә рәвештә Ташлыяр авылындагы "Госман" чишмәсеннән су үткәргеч линия сузылды. Бу максатка 3,3 млн сум финанс тотылды. Ел башына райондагы күпфатирлы 57 йортның 17 се үзәкләштерелгән су чыгару системасына тоташтырылмаган иде. Алардан юынтык сулар ассенизацион машиналар ярдәмендә түгелде. 2016 елда Кооператив урамындагы 7 йорт үзәкләштерелгән канализация системасына тоташтырылды. Моның өчен 10 млн сум финанс чыгымы тотылды. Су саклау зоналарын төзекләндерү программасы кысаларында Мөслимнең Ык елгасы яр буе линиясендә 50 млн сумлык төзү-төзекләнтерү эшләре башкарылды. Мөслимдә 2015 нче елның октябрендә беренче нигез ташы салынган Җәмигъ мәчете төзелеше башланып, октябрь аенда аның манараларына ай куелды. Аллаһ йорты төзелешенә бик күпләр иганәчелек ярдәме күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев