20 ноябрь – Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне буларак билгеләп үтелә
Шул уңайдан бүген “Мизгел” яшьләр үзәгендә Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучыларына хокукый ярдәм күрсәтелде
Чараны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова алып барды. Чарада шулай ук район прокуроры, район балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе членнары, мәгариф идарәсе, социаль яклау бүлеге, Россия социаль фонд бүлегенең халыкка клиент хезмәте күрсәтү, суд приставлары, район эчке эшләре бүлеге хезмәткәрләре һәм башка вазифаи затлар катнашты. Катнашучылар укучыларның сорауларына җавап бирделәр, балаларның һәм әти-әниләрнең хокуклары буенча аңлаттылар.
Фәридә Гайнетдинова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев