Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2 апрельдән Рамазан ае башлана

Рамазан аенда бөтен дөнья мөселманнары ураза тота, ай дәвамында Аллаһы Тәгалә тыйганнардан тыелып тора.

Аллаһның рәсүле әйтте: “Мөэмин ураза тотып та, ачлыктан башка бернәрсәгә дә ирешмәскә мөмкин”. Рамазан аена безнең күзебез дә, колагыбыз да, телебез дә, йөрәгебез дә ураза тота. Ураза тотучының йөрәге тәкәбберлектән, көнчелектән, икейөзлелектән, ачудан пакь булыр. Ураза тотучы фәхеш сурәтләр, бозык фильмнар карамас. Ураза тотучы гайбәт, ялган сүзләр сөйләмәс һәм тыңламас, кешеләр белән тарткалашмас, кешеләрне сүкмәс. 
Аллаһның рәсүле әйтте: “Кем ялган сүзне калдырмаса һәм ялган белән эш итсә, аның ашамый, эчми торуы Аллаһка кирәк түгел”.
Аллаһның рәсүле  әйтте: “Әгәр дә берегез ураза тотса, бозык сүзләр сөйләмәсен һәм кычкырышып йөрмәсен. Әгәр дә аны берәрсе сүксә, “Мин ураза тотамын” дисен”. 
Ураза тотучыны авыз ачтыруның фазыйләте
Аллаһның рәсүле әйтте: “Кем ураза тотучының авызын ачтырса, аңа шул ураза тотучының савабы булыр, әмма ураза тотучыныкы һич тә кимемәс”.
Аллаһ Коръәндә мөселманнарга әмер итеп әйтте: “Әй иман китергән бәндәләр! Элекке кавемнәргә әмер ителгән кебек сезгә дә ураза әмер ителде, бәлки сез ураза тоту сәбәпле, Аллаһтан куркып буйсынучылардан булырсыз”. 
Ураза (руза), гарәп телендә саум дип атала, тыелып тору дигәнне аңлата. Ә ислам шәригатендә: таң яктылыгы җәелгәннән алып, кояш батканчыга хәтле ашау-эчүдән һәм якынлык кылудан тыелып торырга ният* кылу. Уразаның хөкеме: һәр балигъ, акыллы, сәламәт мөселманга фарыз (мәҗбүри). 
Ураза тотучының савабы хакында
Аллаһның рәсүле әйтте: “Адәм баласының эшләгән һәрбер изгелеге ун тапкырдан алып җиде йөз тапкырга арттырылыр. Әмма Аллаһ Тәгалә әйтте: “Уразага, Мин аңа аерым түләрмен, чөнки ул үзенең теләкләреннән һәм ризыкларыннан Минем ризалыгым өчен тыелып тора”. 
Ураза тотучыга ике шатлык булыр: берсе – авыз ачканда, икенчесе – үзенең Раббысы белән очрашкан вакытта. Ураза тотучының авызыннан килгән ис, Аллаһ каршында миск (мускус) исеннән дә хәерлерәктер.
Аллаһның рәсүле әйтте: “Ураза тотучыларга, авызларын ачканчы, фәрештәләр Аллаһтан гафу – истигъ-фар сорарлар”. 
Уразаны ниләр боза:
белә торып ашау, 
эчү һәм якынлык кылу; 
бер тамчы су яки бодай хәтле ризык яки дару йоту, тәмәке тарту; 
кояш батмаган килеш кояш баткан, дип белеп, авыз ачу һәм таң аткан булып, таң атмаган дип, сәхәр ашау;
үзең костыру;
кан салдыру.
Нинди эшләр уразаны бозмас:
онытып ашау һәм эчү;
астма белән авыручыларга, үпкәләрне киңәйтеп, сулышларын җиңеләйтеп җибәрү өчен авызга кислород өрдерү; 
йоклаганда юешлек (мәни) килү (поллюция). Әмма юешлек килү үз ихтыяры белән булса, ураза бозыла;
ялгыш тамакка төтен, тузан яки черки, чебен керү;
душта коену, су керү, әгәр дә тамакка су китмәсә;
исле майлар куллану.
Ураза тотканда ниләр киңәш ителми:
теш пастасы куллану; 
ризыкны тәмләп карау;
сагыз чәйнәү, әмма баллы сагызлар уразаны боза;
шәһвәт уянырлык дәрәҗәдә ир белән хатынның кочаклашуы һәм үбешүе;
авызга килгән какырыкны йотып җибәрү.
Ураза тотучыга нинди эшләр тыела
Алда әйтелгәнчә, ураза гарәп телендә “саум” – “тыелу” дигәнне аңлата. Рамазан аенда без ашау-эчүдән генә түгел, ә бөтен гөнаһлардан тыелып торырга тиешбез, югыйсә уразабызга зур зыян китерергә мөмкинбез.

*Уразага керүче кешенең кичтән үк “Иртәгә ураза керәм” дигән нияте булырга тиеш.
*Бу кешеләр кәффара (60 көн) һәм каза (1 көн) тиешле булыр, ягъни белә торып бозганы өчен 61 көн рәттән ураза тоту. Көче җитмәсә, 60 мескенне бер көн туйдырыр, яки берәм-берәм 60 көн эчендә. Моңа да көче җитмәсә. Аллаһтан гөнаһысы өчен гафу сорар. Пәйгамбәребез әйтте: “Кем үзенең уразада икәнен онытып ашаса һәм эчсә, уразасын дәвам итсен, Аллаһ аны ашаткан һәм эчерткән булыр”. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев