2 500 сумга кадәр штраф рәвешендә җәза бирү каралган
2015 нче елның беренче кварталында район башкарма комитеты административ комиссиясенең дүрт утырышы үтте.
Аларда барлыгы 15 административ беркетмә каралды, шуларның 14е - ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.6 маддәсе ("Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу"); берсе ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.5 маддәсе ("Тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен бозу") буенча төзелде. Әлеге маддәләр буенча кисәтүдән алып, 2 500 сумга кадәр штраф рәвешендә җәза бирү каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев