Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Октябрьдә күтәрелеш булыр кебек

Октябрь авылы җирлегенә кергән дүрт авылда 179 хуҗалык исәпләнеп аларда 414 кеше яши. Эш яшендәгеләр – 220, лаеклы ялдагылар – 141 кеше. Җирлектә 18 яшькә кадәр 41 бала бар, шулардан 24е уку яшендә (мәктәпкәчә яшьтәгеләр – 17), студентлар – 12. Ир-атлар – 206, хатын-кызлар – 208 кеше тәшкил итә. Октябрь авыл җирлегенең яшәеше, җирлектәге эшләр торышы һәм планнар хакында авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханнанов белән сөйләштек.

– “Август-Мөслим” агрофирмасы авыл тормышына нинди үзгәрешләр алып килде?
– “Август-Мөслим” агрофирмасы  җирлегебездә 2018 елдан эшли. Быел 3534 га җирдә эш башкарылган. Башка еллар белән чагыштырганда хуҗалык урып-җыюны югары нәтиҗәләр белән төгәлләү алдында тора. Сөякәй кырларында көнбагышны урып-җыю бара. Әлеге культура 1072 гектарда чәчелгән. Борчакның һәр гектарыннан – 27 ц, сабан бодаеннан – 35 ц, арпадан – 32 ц, көзге бодайдан – 35,2 ц, люпиннан 27 ц уңыш алынган. Алдагы елларда, зур техника белән эшләргә уңайлырак булуны исәпләп, басуларны берләштерү-зурайту планлаштырыла. Халыкның “бөртекле культуралар чәчелми башлый икән” дигән борчылуына урын калмас, чөнки чәчү әйләнешен катгый үтәү бурычы куелган.
– Кошчылык тармагы, сезнең җирлектә дә матур күрсәткечләргә ирешә, дип беләбез. Бүгенге көндә анда эшләр торышы ничек?
– Илнур Хәмәдишинның крестьян-фермер хуҗалыгында ел башыннан өч партиядә 65 мең бройлер чеби үстереп сатылган. Аннан соң 1,5 мең баш каз бәбкәсе алып, хәзерге көндә алар да сатуга әзерләнә. Ел дәвамында 3 кеше даими эш белән тәэмин ителде, сезон вакытында тагын 3 кеше эшкә алынды. Эшмәкәр фермага реконструкция үткәрде. Төп керә торган капка янында дезинфекцияләүче җайланма ясала башлады. Киләсе елдан бер партиядә генә 65 мең баш кош үстерү, сезонда эшчеләр санын 11гә җиткерү күзаллана. Элеккеге ферма территорияләре рекультивацияләнде, чистарту эшләрен дәвам итәргә планлаштыралар.
Бәкәбез авылының элеккеге мөгезле эре терлек торакларының икесендә реконструкция эшләре төгәлләнү алдында. Аларның берсе 45 мең тавыкка исәпләнгән. Анда 4 кешегә эш урыны булачак. Икенче торакта яз көне шул санда бройлер чеби үстерү планлаштырыла. Анда да 3-4 кешегә эш урыны булыр, дип көтелә.
Октябрь авылы егетләре – бертуган Радик һәм Рамил Хәмидуллиннар моңа кадәр чебиләрне әбиләренең ихатасында үстерделәр. Эшләрен киңәйтү максатында Бәкәбез авылының элеккеге терлек торакларының берсен алырга ниятлиләр. Алар да 3-4 кешене эшле итә алачак.
– Сер түгел, кайбер авылларда шәхси хуҗалыклар мал санын киметә башлады. Сездә хәлләр ничегрәк?
– Җирлектәге шәхси хуҗалыкларда 339 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 110ы – савым сыерлары. Октябрь авылыннан Ирек Мурадымов, Тәлгать Зиннәтуллин, Инзил Садыйков, Сөякәйдән Ильяс Алекберов сигезәр, бишәр һәм өчәр сыер асрыйлар. Шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сөтне Октябрь авылында – “Фаиза” кооперативы, Сөякәй һәм Бәкәбез авылларында “Ислам” җәмгыяте җыя. “Фаиза” кооперативына сөт тапшыручылар октябрь аеннан “Фаиза” кооперативы әгъзалары булды.
– Үзара салым средстволары нинди максатлардла файдаланылды?
– Үзара салым программасы нигезендә быел да халыкның көнкүрешен яхшырту максатында шактый эшләр башкарылды. Урамнарны яктырту дәвам итте. Октябрь авылында Үзәк урам белән Яшьләр урамын тоташтыручы төп юлга әйләнгән тыкрыкка баганалар утыртып (Мөслим электр челтәрләре оешмасы көче белән), яктырткычлар куелды. Башка авылларда да берничә яктырткыч өстәлде һәм аларның гомуми саны 80гә җитте.

Авыл эчендәге юлларны саклау, тәртиптә тоту мөһим. Яз-көз авыл эчендәге юллар шлагбаум белән ябыла. Әмма бу чара һәрвакыт теләгән нәтиҗәне бирми, чөнки төрле сәбәп белән шлагбаумнарны ачып торырга да туры килә. Депутатлар белән фикерләшеп, зур техниканың авылга керүен чикләүче юл билгеләре куеп, полиция хезмәткәрләре белән берничә рейд үткәрү кирәклеген билгеләдек.
Быел урам юлларын ремонтлау буенча 550 мең сумлык эш башкарылды. Сөякәй авылындагы Бакча урамында, 2018 елда туктаган урыннан дәвам итеп, – 400 м, Бәкәбез авылындагы Вахитов урамында – 300 м, Октябрь авылындагы Советская урамында – 430 м, Үзәк урамда – 200 м, Яшьләр урамында – 100 м озынлыгында – барысы 1,5 км артык юлларга өстәп гравий җәелде.
Октябрь авылындагы социаль объектлар мәктәп бинасына кертелде. Шул сәбәпле бина каршына туктаучы техника саны артты. Быел юл ремонты барышында “Мост” җәмгыяте көче белән анда парковка ясалды.
Октябрь авылында яңа су скважинасы кулланылышка тапшырылды. Иске скважина да ремонтланды: полиэтилен торбалар урнаштырылды, бер фазалы җиңелчә насос куелды. Бу скважина резерв буларак хезмәт итәчәк.
Быел Октябрь авылында    шәхси эшмәкәр Лена Сәлахованың кибете ачылды. Аны төзүгә мәшгульлек үзәге аша 120 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелде. Икенче кибет – шәхси эшмәкәр Ленар Мәкъсутовныкы, шулай ук Октябрь авылында. Өченчесе – Бәкәбез авылында, эшмәкәр Илсөя Ханнанованыкы.
Чисталык икеайлыгы кысаларында дүрт авылда да зиратларда өмәләр узды. Агачларны кисү буенча Бәкәбездә аеруча күп эшләнде. Бу эшне оештыруда җирле совет депутаты Фидәис Ризвановның тырышлыгы зур булды.
Авылдашларны актив яшәү рәвешенә тарту максатында ветераннар советы һәм авыл җирлеге советы тәкъдиме белән истәлекле урыннарга экскурсияләр оештырыла. Узган ел изге Болгар җиренә сәяхәт итсәләр, быел Зөя утрау-шәһәрчеге белән таныштылар. Алдагы елда Казан һәм Уфа каласының истәлекле урыннары белән танышу планлаштырыла.

Әңгәмәдәш –Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев