Йөрәк белән тыңлап
Яңалыклар

Йөрәк белән тыңлап

Казанда шул исемдәге фестивальнең концерты узды.

Концерт залы сәхнәсендә балалар Казанның танылган коллективлары һәм башкаручылары белән бергә чыгыш ясадылар. Фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, "Сила в детях" Хәйрия фонды һәм М.Мозаффаров исемендәге 18 нче музыка мәктәбе белән берлектә "Татарстан – Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте үткәрде. Катнашучылар арасында сәнгать мәктәбе укучысы Шәехов Юныс та бар иде (укытучысы - Мөршидә Әхмәтҗанова). Юныс 1 урынны яулады", - дип хәбәр итәләр Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.

 Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев