11 райондашыбызга паспортны ветераннар тапшырды
22 апрель көнне республиканың барлык музейларында "Мин Россия гражданины - Мин Татарстан баласы" дип исемләнгән, 14 яше тулган гражданнарга паспорт тапшыру тантаналары үтте.
21 майдан республикабызда "Музейлар язы - 2015" дип исмемләнгән, Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган акция старт алды. Мөслим "Туган якны өйрәнү" музее да бу чарадан читтә калмады. Мөслим "Туган якны өйрәнү" музеенда үткән 14 яше тулган гражданнарга паспорт тапшыру тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов, паспорт-виза бүлеге начальнигы Роза Маракина, Бөек Ватан сугышы ветераннары Мансур Зиннуров һәм Әхсән Шәрипов катнашты. Алар укучыларны тормышларында бик тә җавплы вакыйгалары белән котлап, киләчәктә РФ мактаулы гражданиннары булуларын теләде.
Бу көнне районыбызның 11 яшүсмере РФ гражданины исеменә лаек булды.
Ветераннар кулыннан алынган паспортларны укучылар аеруча бер горурлык белән кабул итте. Киләчәктә дә әлеге мактаулы исемгә лаек булып, намус белән йөртерләр дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев