Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

100 яшьлек юбиляр

Хезмәт һәм тыл ветераны Фәһимә Сөләйманова бүген үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны котларга район Советы аппараты җитәкчесе Ренат Гарипов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова барды. Юбилярга РФ Президентының котлау хаты, район башлыгының истәлекле бүләге тапшырылды. 

Ренат Гарипов йөзьяшәрнең иңнәренә яулык салып, әбекәйгә тән сихәтлеге, бәрәкәтле гомер теләде. 

Фәһимә апаның үз балалары булмаса да, туганнарының балалары һәм оныклары аны бер генә көнгә дә игътибардан читкә калдырмый. 

Фәһимә апа бик күп газеталар да яздыра. Иң яратып укый торганы - "Авыл утлары" газетасы икән! 

"Озак яшәүнең сере - күңел киңлеге һәм хәрәкәттә, йөрәк түрендәге изгелектә", - диде райондашыбыз. 

Кунаклар арасында балалар шагыйре Мөҗәһит Әхмәтҗанов та бар иде. Ул үзенең курае, таш сыбызгысы һәм авыз гармунында Фәһимә апа яратып тыңлый торган көйләрне уйнады. Юбилярга атап әзерләнгән мул табын артында якыннары Фәһимә апаның сугыш чоры истәлекләре, авыр яшьлек еллары белән танышты.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев