Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 июльдән ОСАГО полисларын яңага алыштырырга туры киләчәк

1 июльдән бөтен кешегә дә ОСАГО полисларын яңага алыштырырга туры киләчәк Куллану вакыты чыккан документ хуҗаларына гына түгел, полисы гамәлдә булганнарга да яңасын рәсмиләштерергә туры киләчәк. Иминиятләштерү өлкәсендә алдалаулар, ялган полислар артып киткәнгә, ышанычлы бланклар булдырырга кирәк дип тапканнар. Бу хакта 11 февральдә закон кабул ителде. Россиянең автомобильләрне иминиятләштерү берләшмәсенә...

1 июльдән бөтен кешегә дә ОСАГО полисларын яңага алыштырырга туры киләчәк Куллану вакыты чыккан документ хуҗаларына гына түгел, полисы гамәлдә булганнарга да яңасын рәсмиләштерергә туры киләчәк. Иминиятләштерү өлкәсендә алдалаулар, ялган полислар артып киткәнгә, ышанычлы бланклар булдырырга кирәк дип тапканнар. Бу хакта 11 февральдә закон кабул ителде. Россиянең автомобильләрне иминиятләштерү берләшмәсенә исә 1 июльгә кадәр ОСАГО полисларының яңа бланкын әзерләп бетерү бурычы йөкләнде. ОСАГО полисын алыштырганда өстәмә акча түләргә туры килмәс дип, чыгымнарны иминиятләштерү компаниеләре күтәрер дип көтелә. Яңа бланкның серия номеры да башка, кәгазе дә үзгә булачак. Сүз уңаеннан, элек иминиятләштерү полисы булмаган очракта машинаның номерын салдырсалар, 2016 елдан законга кергән төзәтмәләр нигезендә бары штраф салалар. ОСАГО полисы онытылып калса, куллану вакыты чыкса, яки бөтенләй булмаса, кагыйдә бозу төренә карап 500-800 сум штраф каралган. ОСАГО полисын алу өчен машинаның техник яктан төзеклеге турында диагностик карта булуы да мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X