1 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренә өстәмә ял көннәре бирергә тәкъдим иттеләр
Яңалыклар

1 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренә өстәмә ял көннәре бирергә тәкъдим иттеләр

Мөрәҗәгать хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка адресланган.

1 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренә яки опекуннарына аена ике өстәмә ял көне бирергә кирәк. Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов шундый инициатива белән чыкты. Бу хакта RT телеканалы документка сылтама белән хәбәр итә.

Мөрәҗәгать хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка адресланган.

«Эшләүче ата-аналарга (опекуннарга) үз баласы, шул исәптән уллыкка алынган яки опекадагы баласы бер яшькә җиткәнче хезмәт хакын сакламыйча ай саен өстәмә рәвештә ике ял көне алу хокукын бирү турындагы мәсьәләне каравыгызны сорыйм», - диелә депутатның мөрәҗәгатендә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/1-yaska-kadarge-balalarnyn-ati-anilarena-ostama-yal-konnare-birerga-takdim-ittelar-5874454

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев