1 гыйнвардан пенсияләр арта. Күпмегә?
2025 елның 1 гыйнварыннан эшләүче һәм эшләмәүче россиялеләрнең пенсияләре артачак
Бу хакта Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб "Лент.ру"га хәбәр иткән. 1 гыйнвардан иминият пенсиясе 7,3 процентка артачак.
"Әгәр дә бу инфляция дәрәҗәсенә туры килмәсә, хөкүмәт мондый индексацияне 2025 елның 1 февраленә кадәр арттыру буенча вәкаләтләр бирәчәк", – дигән Бессараб. Шулай ук депутат 2025 елның 1 апреленнән социаль пенсия 14,75 процентка артачагын да әйткән.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев