03 хәбәр итә
Соңгы өч көндә район үзәк хастахнәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 83 чакыру һәм мөрәҗәгать булган.
“Соңгы араларда көнкүрештә алган тән җәрәхәтләре белән мөрәҗәгать итүчеләр саны артты. Югары температура белән, тамаклары шешеп, ютәл белән килүче балалар да аз түгел. Бу балалар бакчаларына җылылык бирүнең туктатылуы сәбәпле биналарның салкын булуы белән аңлатыладыр. Биш сабый дәвалану өчен район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегенә салынды. Ике райондашыбыз үпкә ялкынсынуы белән Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылды”, – дип хәбәр итә фельдшерлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев