03 хәбәр итә
Соңгы ике көндә район үзәк хастахәнәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 68 чакыру һәм мөрәҗәгать булган.
Шуларның күбесе йөрәк-кан тамырлары авыруы, көнкүрештәге тән җәрәхәтләре белән. Талпан кадалып килгән ике кешегә ярдәм күрсәтелгән, аларның каннары тикшерүгә җибәрелгән. “Район үзәк хастахәнәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә составында фельдшер булган ашыгыч ярдәм бригадасы эшли. Мөслим эчендәге чакырулардан тыш, ерак авылларга да барабыз. Бер авылдан икенчесенә барганда чакырулар күп булган очракларда ярдәмгә дежур бригада килә һәм авыруга кирәкле процедураларны башкара”, – дип хәбәр итәләр 03 хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев