Чүп яндырган өчен штраф каралган
Корыган яфрак һәм бәрәңге сабагы яндырган өчен административ беркетмә төзү каралган
Күпләр бәрәңге ала башлады. Корыган яфрак һәм бәрәңге сабагы яндырган өчен административ беркетмә төзү каралган. “Чүп яндырган өчен физик затларга 5-15 мең сум штраф каралган. Юридик затларга 400 мең сумга кадәр штраф салына. Бәрәңге сабагын яндырган очракта, учак каралты-курадан һәм биналардан кимендә 15 метр ераклыкта ягылырга, тирә-ягы казылган һәм янәшәдә чиләк белән су булырга тиеш. Ә иң яхшысы – бәрәңге сабагын бакчаның берәр почмагына күмеп, черегәнен көтү һәм киләсе елга аны ашлама итеп куллану”, – ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.
Вильям Тайбактин фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев