Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге:дежур частенә 41 хәбәр кергән

13 марттан 19 мартка кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 41 хәбәр керде.
Билгесез затка карата РФ ҖКның 159 маддәсе 2 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды. Әлеге кеше "В контакте" социаль челтәре аша 70 яшьлек райондашыбызга туганы исеменнән акча сорап мөрәҗәгать итә һәм акчаларны билгеле бер исәп-хисап счетына күчерүне сорый. Райондашыбыз, туганы белән элемтәгә кереп тормастан, күрсәтелгән счетка акча күчерә. Беркатлылыгы һәм чамадан тыш кешеләргә ышануы аңа 25 мең 200 сумга төшә. Ел башыннан инде бу бишенче мошенниклык очрагы. Шундый характердагы җинаятьләр турында газета укучыларга хәбәрләр җиткереп торыла. Болар хакында якыннарыгызга да әйтегез! Телефон яисә интернет аша күрсәтелгән счетларга акча күчерергә ашыкмагыз! Иң элек якыннарыгыз белән элемтәгә керегез. Шундый хәбәрләргә юлыкканда 2-42-02 телефоны буенча район эчке эшләр бүлегенә шалтыратырга яисә үзегезнең участок инспекторыгыз белән элемтәгә керергә була.
Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән, ата-ана вазыйфаларын үтәмәгән, урлашкан, штрафларын вакытында түләмәгән, чит милеккә зыян салган һәм юкка чыгарган, ялган юл белән махсус хезмәтләрне чакырган өчен119 беркетмә төзелде.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен - 107, автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен 4 беркетмә төзелде. Атна дәвамында 13 юл-транспорт һәлакәте булды, барысы да механик характерда, зыян күрүчеләр юк. 107 беркетмәдән 9ы "Имин шәһәр" АП комплекс ярдәмендә ачыкланды. Хокук бозучылар билгеле, алар административ җаваплылыкка тартылды.
Узган атнада 7 кинәт үлү очрагы теркәлде. Вафат булучыларның 5есе - өлкән яшьтәге кешеләр.
Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев