Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге:4 юл-транспорт һәлакәте булган

30 гыйнвардан 5 февральгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 39 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 3 хәбәргә күбрәк. Кергән хәбәрләрне эшкәрткән вакытта РФ Җинаять кодексын бозу очраклары ачыкланмады, җинаять эшләре кузгатылмады.

Җинаятьчелекне кисәтү буенча төнге мобиль төркемнәр белән уздырылган рейд чаралары барышында төрле административ тәртип бозулар буенча барлыгы 150 беркетмә төзелде. Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән, вак караклык кылган, бала тәрбияләүдә ата-ана бурычларын үтәмәгән, тәмәке тарту турындагы законны бозган гражданнар, РФ территориясенә керү тәртибен бозган чит ил кешесе административ җаваплылыкка тартылды.

"Имин шәһәр" программасы кысаларында урнаштырылган видеокамералар ярдәме белән 17 хокук бозу очрагы ачыкланды. Алар буенча гаеплеләр - юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган һәм җәмәгать урынында исерек килеш йөргән гражданнар - административ җаваплылыкка тартылды. Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә Кооператив урамындагы 158 йорт артындагы парковкада берьюлы ике машинага үтеп кергән кешенең кем булуы да видеокамералар ярдәмендә ачыкланды. Бүгенге көндә әлеге ир-атка карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 135 беркетмә төзелде, аларның 2се - транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен.

Барлыгы 4 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда кешеләр зыян күрмәде, машиналарның барысы да техник зыян алды.

Узган атнада ике кинәт үлү очрагы теркәлде. Аларның берсенә - 104 яшь, икенчесенә шушы көннәрдә 80 яшь туласы булган. Горбуновка авылында үз йортында 60 яшьлек хуҗаның үле гәүдәсе табылды. Йортның ишеге эчтән бикле булган. Әлеге эш буенча материал тикшерү комитетына җибәрелде.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев