Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: 5 юл-транспорт һәлакәте булган

Агрофирмага 154 мең 200 сум күләмендә зыян килгән.

13-19 ноябрь көннәрендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 42 (узган атна белән чагыштырганда 14 күбрәк) хәбәр керде.

РФ ҖКның 158 маддәсе 1 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды. “Туган як” агрофирмасының Югары Табын бүлекчәсеннән ике сыер урлаганнар. Агрофирмага 154 мең 200 сум күләмендә зыян килгән. Караклыкта шикләнелүчеләрнең кем булуы ачыкланган, тикшерү эше бара. 

Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән һәм спиртлы эчемлекләр кулланган, гражданнарның тынычлыгын бозган, административ чикләүләрне үтәмәгән гражданнарга карата – 110; юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга – 106, автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен 2 шоферга административ беркетмә төзелде.

Атна дәвамында механик характердагы 5 юл-транспорт һәлакәте булды, зыян күрүчеләр юк. “Имин шәһәр” АП комплексы ярдәмендә 5 хокук бозу очрагы ачыкланды, гаепле кешеләр административ җаваплылыкка тартылды.

Узган атнада 8 кинәт үлү очрагы теркәлде. Аларның берсе – Иске Карамалы авылы кешесе, юлда барганда йоклап китеп, өшеп үлгән. Икенче райондашыбыз – Катмыш авылыннан, ул бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә якты дөнья белән хушлашкан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев