Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

02 хәбәр итә

Ел башыннан җирлегебездә биш мошенниклык очрагы теркәлде.

“Халыкка уяулыкны югалтмаска кирәклеге турында күпме аңлатсак та, алданучы­лар бар. Сал.Мухан авылыннан 1983 елгы ир-ат, “Ави­то” аша товар алам дип, 25 мең сумнан колак каккан. Икенче очракта алдарлар үз кармагына Приют Шу­ран авылыннан 1984 елгы ир-атны “эләктергән”. Үзен Саклык банкы хезмәткәре дип таныштырган мошен­ник: “Мошенниклар сезнең исемгә кредит алырга тели”, дигән уйдырма белән Шуран кешесенең кар­тадагы акчасын үз исәп-хисап счетына күчертә. Рай­ондашыбыз картасыннан башта – 17 255 сум, анна­ры 16 мең сум һәм 27 мең акчасын күчерә. Бүгенге көндә тикшерү эше бара. Банк хезмәткәре дип шал­тыраткан кешеләргә ышанмагыз! Банк хезмәткәре беркайчан да, шалтыратып, карта номерыгызны со­рамый һәм акча күчертми. Банк картасының номер­лары конфиденциаль һәм аны картаны кулланучы үзе генә белергә тиеш. Сездән башка беркем дә кре­дит рәсмиләштерә алмый! Җиңел юл белән баерга теләүчеләрнең корбаны булмагыз!” – ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама