Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зур сәхнә артистлары Мөслим авылларында яши икән!

Район мәдәниятендә ел саен үзешчән театр коллективларының театр конкурсын үткәрү - матур гореф-гадәтләребезнең берсенә әверелде. Авыл җирлекләре үз тамашачысын тәрле жанрлардагы сәхнә әсәре белән куандырып килә.

Ә инде уңышлы чыгыш ясап, зона турын үткән үзешчән коллективлар район сәхнәсендә чыгыш ясый. Сал.Мухан үзешчәннәре Айгөл Әхмәтгалиеваның «Баш куям тезләренә», Иске Карамалы үзешчәннәре Данил Салиховның «Булса кодан генерал» комедиясен сәхнәләштереп, район тамашачысына рухи ял бүләк иттеләр. 30 гыйнвар көнне Ташлыяр авылы үзешчәннәре Флорид Бүләковның «Әбиләргә тагын ни җитми?» исемле лирик комедиясен күрсәттеләр. Рольләрдә уйнаучы Айрат Салихов, Рузия Миндиярова, Ирина Зиннурова, Эльмира Гафурова, Рафил Галиев, Фәридә Низамова үзешчән артистлар гына булсалар да, үз образларын тулысынча ачып,тиешенчә гәүдәләндереп, тамашачыга авторның фикерен җиткерә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама