Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзара салым акчаларының нәтиҗәле куллануын тикшерү максатыннан комиссия оештырылды

Үзара салым акчаларының нәтиҗәле куллануын тикшеру максаты белән Баланлы, Тойгельде, Исәнсеф һәм Баек авыл җирлекләрендә ревизия-комиссияләр оештырылды.

Аның барышында тәртип бозулар да ачыкланды: товар-матди кыйммәтләрне гамәлдән чыгару актларында җаваплы затларның имзалары булмау, башкарылган ремонт эшләренең күләме һәм бәясе күрсәтелмәү, кайда һәм нинди күләмдә әлеге материалларның куллануы турында мәгълүмат күрсәтелмәве, ясалган исәп-хисапларның үтә күренмәле булмавы да средстволарны эффектлы файдалануы буенча шик тудыра. Шулай ук подрядчыларга 100% күләмендә аванс бирелеп, эшләнгән эшләр буенча фиктив актлар төзелгәнлеге дә ачыкланды. Мәсәлән, Баланлы авыл җирлегендә Совет урамында юлларны карап тоту өчен "Мост" җәмгыяте тарафыннан184 мең сумлык эш башкарылмаган. Исәнсеф авыл җирлегендә санкцияләнмәгән чүплекләрне юкка чыгару буенча эш төгәлләнмәгән. Баек җирлегендә 28,9 мең сумга карт агачларны кисеп бетерү буенча шулай ук эш төгәлләнмәгән. Шушындый ук кисәтү урамнарның яктыртылышы буенча да. Килешүләр төзелгән, ә эше башкарылмаган. Ревизия вакытында килешүләрдә гарантия вакытының күрсәтелмәве, шуның аркасында эшне башкаручының технологияне үтәмичә, эшнең сыйфаты турында кайгыртмавы да билгеле булды. Күп кенә авыл җирлекләрендә үзара салым акчасы юллар ремонты өчен тотыла. Ләкин сыйфатсыз башкарылган эш нәтиҗәсендә юлларның кыяфәте югала. Ә бу, үз чиратында, үзара салым средстволарын максатсыз һәм кирәксезгә куллану дигән нәтиҗәгә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев