Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Йолдыз булып тумыйлар: профессиональ сугышчылар җыелды

Казанда өченче тапкыр "TATFIGHT" профессиональ сугышлар турниры узачак. 10 октябрь кичендә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узачак спорт тамашасында Россия төбәкләреннән, чит илдән килгән спортчылар көч сынашачак. Аларга Татарстан сугышчылары каршы торырга җыена. Бу хакта сөйләү өчен оештыручылар матбугат вәкилләрен җыйды.

Профессиональ сугышларны кагыйдәләрсез тукмашу белән бутарга ярамый, ди турнирны оештыручылар. Биредә барысы да һәр көч сынашу төренең үз кагыйдәләренә нигезләнеп уздырылачак. "TATFIGHT" профессиональ сугышлар турниры шул ягы белән үзенчәлекле дә инде: биредә бер-бер артлы төрле сугыш төрләрен тамаша кылып булачак. Быелгы турнирга профессиональ сугышның Mix Combat (катнаш сугыш), Киокусинкай, Панкратион һәм башка төрләре кертелгән.

Татарстанда әлеге турнирның беренчесе моннан төгәл бер ел элек уздырылган иде. Ул вакытта ук Татарстанда "ТАТФАЙТ" Профессиональ көрәшчеләр лигасы эшләп килүе, республиканың көрәш төрләре буенча спорт федерацияләре көчле спортчылар әзерләү өстендә ныклы эш алып барулары сөйләнелде, турнирның, һичшиксез, дәвамлы булачагы ышандырылды. Оештыручылар үз сүзләрендә торды - Казанда елына ике тапкыр "TATFIGHT" турниры уздыру традициягә әйләнеп бара. Монысы - сан буенча инде өченчесе.

Иртәгә буласы турнирда тамашачыларны 10 алыш көтә. Төп бизәге - Иран һәм Россия сугышчылары арасындагы суперсугыш булачак: 71 килограммлы авырлыкта Тегеранның 33 яшьлек тәҗрибәле сугышчысы Мохамед Реза Нозарига каршы Мәскәүнең танылып килүче спортчысы, 19 яшьлек Илья Топчин чыгачак.

- "Пенсионер" белән яшь егет сугышы булачак бу, - дип уенын-чынын бергә кушып әйтеп куйды турнирның мактаулы кунагы, кикбоксинг һәм тай боксы турнирларының күп тапкыр җиңүчесе, дөнья чемпионы Артем Левин. - Ләкин турнирдагы бер генә алышка да алдан фараз бирәсем килми. Мавыктыргыч турнир булачак.

"TATFIGHT" - Татарстан спортчыларына үз тамашачысы алдында көчен күрсәтү өчен дә яхшы мөмкинлек бирә торган турнир. Биредә катнашу өчен республика сугышчыларын махсус турнир аша сайлап алганнар. Анысы Югары Осланда уздырылган, 40 спортчы көч сынашкан. Шулай итеп, 10 алышның 8ендә Татарстан спортчыларын күреп булачак. Шул ук вакытта тугызынчы алышта да безнең егетләрнең катнашу ихтималы юк түгел. Эш шунда: 9 парда кемнәр катнашуы билгеле булса да, унынчыларының кем булачагы турнир барышында гына билгеле булачак. Чөнки 70 килограммда көч сынашучы ике парның җиңүчеләре азактан Mix Combat төренең Гран-при алышында - җиңүче билбавы өчен сугышачак.

Инде спортчылар белән якыннанрак танышырга кирәктер.

Телгә алынган 70 килограмм авырлыкның беренче пары - Ильхом Назимов (Үзбәкстан, 19 яшь) һәм Руслан Хисаметдинов (Казан, 21 яшь). Икенче пар - Сергей Осипов (Чебоксар, 26 яшь) һәм Анар Поладов (Казан, 21 яшь). Җиңүчеләр, әйтелгәнчә, Гран-при финалында очрашачак.

80 килограммда - Анатолий Петров (Димитровград, 28 яшь) һәм Антон Пермяков (Түбән Кама, 26 яшь).

Дүртенче парда чыгыш ясаячак спортчыларның авырлыгы - 54 килограмм гына. Алар - Егор Ищук (Түбән Новгород, 18 яшь) һәм Искәндәр Зияев (Казан, 18 яшь).

Бишенче пар булып рингка чыгачак 75 килограммлы сугышчылар - Кафлан Асланов (Махачкала, 18 яшь) һәм Тимур Гилимҗянов (Казан, 22 яшь).

65 килограммлы егетләр - алтынчы пар. Алар - Дмитрий Кадебин (Ульяновск, 27 яшь) һәм Ниджат Иманов (Казан, 20 яшь).

84 килограммлы сугышчылар - Магомед Шахгереев (Грозный, 23 яшь) һәм Рәсүл Мамаев (Әлмәт, 23 яшь).

93 килограммда - Николай Рачек (Магнитогорск, 20 яшь) белән Артур Кравченко (Казан, 26 яшь) сугышачак. Менә бу алышка аерым тукталырга кирәктер. Чөнки "TATFIGHT" турнирының соңгысында Артур җиңелгән булган. Инде менә үч алыр чак җитте.

- Ялгышлар өстендә җитәрлек эш алып бардык, - дип сөйли Артур Кравченко үзе. - Иртәгә инде бөтенләй башка тактикага нигезләнеп сугышачакмын.

Суперсугыш бүләк итәчәк тугызынчы пардагы спортчыларга кабат тукталу дөрес булыр. 33 яшьлек иранлы Мохамед Реза Нозари кикбоксинг буенча 2005 елгы дөнья чемпионы, профессиональ сугыш төрләре буенча Азия, 6 тапкыр Иран чемпионы. Илья Топчин исә - кикбоксинг буенча Россия, Дөнья кубогы, дөнья беренчелегендә җиңүче булып танылган. Ярышны оештыручылар да турнирның төп бизәге, дип атый бит үзләрен. Зуррак бүләк көтә икән үзләрен. Калган авырлыкларда җиңү яулаган спортчыга 20 мең, җиңелгәненә 10 мең сум бирсәләр, боларыныкын сер итеп, әйтми калдырдылар.

- Спортчыларга биреләчәк гонорар, әлбәттә, зур сумма түгел, - дип аңлатма бирде Россия Сугыш сәнгате берлегенең республика буенча филиалы Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Даренков. - Әмма республикада әлеге көрәшләрнең профессиональ спорт төре буларак беренче адымнарын гына ясавын онытмаска кирәк. Профессиональ киңлеккә омтылучы яшьләр өчен монысы да аз сумма түгел.

"TATFIGHT" турниры әле иртәгә генә көтелсә дә, чара белән бәйле төрле тамашалар башланды инде. Бүген кичке сәгать 5тә спортчыларны үлчәү, программада каралган осталык класслары үткәрү каралган. Турнир үзе дә төрле күңел ачу чаралары белән үрелеп барачак икән. Кыскасы, "TATFIGHT" турнирын популярлаштыру өчен барысы да эшләнәчәк. Һәрхәлдә, оештыручылар шулай дип ышандыра.

Сүз уңаеннан, Татарстанда әлеге спорт төрләре белән балаларны бушка шөгыльләндерү мөмкинлекләре барлыгы да әйтелде. "Берәү дә йолдыз булып тумый, аларны тәрбияләргә була. Иң мөһиме, әлеге спорт төрләре балаларның холкын ныгыта, максатчан булып үсәргә булыша", - диде җаваплы затлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев