Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшьләр хисап тотты

Бүген яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенә караган оешмалар еллык эшчәнлекләре буенча хисап тотты. Утырышта район башлыгы Рамил Муллин, башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Хамматов, спорт төрләре буенча федерация җитәкчеләре, спорт ветераннары катнашты.

Район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров 2016 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясады, 2017 елга куелган бурычларга тукталды. "Форпост" үзәге җитәкчесе Илнур Сабиров үзәкнең эшчәнлеге хакында сөйләде, алар тарафыннан оештырылган түгәрәкләрдә 53 бала шөгыльләнүен, иҗтимагый эшләрдә актив катнашуларын билгеләп үтте. "Нептун" йөзү бассейны тренеры, яшь белгеч Альбина Абдуллина, Мәллә Тамак авыл җирлеге башлыгы Айдар Шәйгарданов спорт, яшьләр белән эшләү буенча башкарылган эшләре хакында бәян иттеләр. Утырыш соңында төрле юнәлешләрдә уңышларга ирешкән тренерлар, җитәкчеләр район башлыгының, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев