Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Яшьләр форумы"нда чит ил вәкилләре белән берлектә Мөслимлеләр дә катнашты

4-7 август көннәрендә Казан шәһәрендә 7нче Бөтендөнья Татар яшьләре Форумы узды. Быелгы форум төрле яңалыкларга бай. 5 августта үткән форумның беренче өлешендә чыгышлар һәм ике елга хисап тоту булды. Утырышны Тәбрис Яруллин башлап җибәрде. Форум эшенең беренче көнен ул нәтиҗәле үтте дип бәяләде. Делегатлар эшлекле уен рәвешендә үзара таныштылар, җирле...

4-7 август көннәрендә Казан шәһәрендә 7нче Бөтендөнья Татар яшьләре Форумы узды. Быелгы форум төрле яңалыкларга бай. 5 августта үткән форумның беренче өлешендә чыгышлар һәм ике елга хисап тоту булды. Утырышны Тәбрис Яруллин башлап җибәрде. Форум эшенең беренче көнен ул нәтиҗәле үтте дип бәяләде. Делегатлар эшлекле уен рәвешендә үзара таныштылар, җирле оешмалары белән таныштырдылар, җитәкчеләр киңәшләшеп алды. Кич зур заманча татар музыкасына концерты белән тәмамланды.Форумга Татарстанның барлык 45 районыннан һәм шәһәрләреннән, Россия Федерациясенең 60 төбәгеннән, дөньяның 30 иленнән 800дән артык вәкил килгән. Быелгы форум эшендә беренче тапкыр Россиянең 7 өлкәләсеннән, чит илләрдән: Австрия, Венгрия, Голландия, Грузия һәм Молдова вәкилләре катнаша. Форумда дөньяның 30 иленнән һәм Россиянең 60 төбәгеннән 900 га якын вәкил катнашты. Алар арасында "Мизгел" яшьләр үзәге белгече Алмаз Латыйпов та бар иде.Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән форум делегатларын ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы үз эченә "Акыл фабрикасы" проектлар мәктәбе форматында узучы 5 юнәлештәге пленар һәм секцион утырышларны ала. Алар арасында - "Тарих һәм туризм", "Тәрбия һәм белем", "Этномәдәнияти проектлар менеджменты", "Tatweb 2.0" (Татар теле һәм интернет), "PR һәм журналистика". "Акыл фабрикасы" проектлар мәктәбе лекторлары - Татарстан республикасының һәм, гомумән, татар дөньясының алдынгы спикерлары һәм экспертлары. Проектлар кысаларында тренинглар, семинарлар, дискуссияләр узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X