Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь ветеринарларга – өстәмә акча

Республика Министрлар Кабинеты каршындагы төп ветеринар идарә җитәкчесе карары нигезендә, хәзер 30 яшькә кадәрге ветеринар белгечләр махсус ярдәм акчаларына дәгъва итә ала.

Ягъни эшкә урнашканда аларның рәсми хезмәт хакларына өстәмә ярдәм акчалары да кушыла. Өч ел дәвамында биреләчәк әлеге акчаның күләме яшь белгечнең белем дәрәҗәсенә карап түләнәчәк. Югары белемле ветеринар табиблар аена өстәмә - 10 мең сум, урта махсус һөнәри белеме булганнар - 8 мең сум, махсус белеме булмаганнар 5 мең сум алачак, дип аңлаталар Татарстанның төп ветеринар идарәсендә. Яшь белгечләргә социаль-көнкүреш шартларын яхшырту өчен дә акча бүленәчәк. Бу - махсус белеме булмаган хезмәткәрләр өчен - 15 мең, урта махсус һөнәри белеме булганнарга - 25 мең, ә югары белемле белгечләргә исә 35 мең сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев