Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын сүндерүчеләр куркынычсызлык дәресләре үткәрә

Мөслим һәм Сарман районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге язгы каникуллар башланганчы белем бирү учреждениеләрендә янгыннарны кисәтү һәм янгыннарда балалар үлемен булдырмауга юнәлтелгән чаралар үткәрде. "Куркынычсызлык дәресләре"ндә көнкүрештә һәм белем бирү учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатылды. Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә янгын бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә өйрәнүләр...

Мөслим һәм Сарман районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге язгы каникуллар башланганчы белем бирү учреждениеләрендә янгыннарны кисәтү һәм янгыннарда балалар үлемен булдырмауга юнәлтелгән чаралар үткәрде. "Куркынычсызлык дәресләре"ндә көнкүрештә һәм белем бирү учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре аңлатылды. Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә янгын бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә өйрәнүләр узды, эвакуация планы өйрәнелде.

Ата-аналар балаларга янгыннарны кисәтү турында аңлатырга бурычлы. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау белән бәйле хәлләрдә бала өчен үрнәк булырга кирәк. Шырпы, зажигалка, шәм кебек әйберләр бала күзеннән еракта саклансын. Кечкенә балаларга мич ягарга, газ плитәсен, электр җиһазларын кабызырга рөхсәт итмәгез. Балаларны күзәтүчесез калдырмагыз, аларның буш вакытларын файдалы итеп оештырыгыз.

Ренат Идиятуллин,

Мөслим һәм Сарман районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика бүлеге өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев