Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын сүндерү машинасы нигә төзек булмаган

ФАҖИГА

30 гыйнвар кичендә булган янгын Мари Бүләр авылында гомер кичергән Мухдиннарның өй эчен кара күмергә әйләндерде. Электр чыбыгындагы кыска ялганыш аркасында таш йортта булган барлык мал-мөлкәт янып бетте. Лаеклы ялдагы укытучы Зинаида Мухдина, аның улы Виталий, 3 һәм 5 яшьлек ике оныгы урын-җирсез, өс-баш киемнәрсез, азык-төлексез һәм документларсыз калды. 1998 елда 8х14 итеп ак кирпечтән салынган мәһабәт йортта Мухдиннарның иң бәхетле мизгелләре узган. Биредә Зинаида ханым тормыш иптәше белән тату гомер кичергән, парлашып кайтып кергән балаларын кунак иткән. Шушы йортта яраткан оныклары тәпи киткән...

Ул бәхетсез көндә иртәдән үк буран себерә, көн бозыла. Төшке ашны ашаганнан соң, һәркем үз мәшәкатьләре белән мәшгуль була. Виталий телевизор карый, балалар идәндә әвәрә килеп уйный. Зинаида апа исә Әфган җирендә вафат булган энесенең документларын барлый. "Кинәт ут сүнде. Улым, фонарь эзләп, күршеләргә кереп китте. Шулвакыт борынга төтен исе килеп бәрелде. "Янабыз бит!" дип, караңгыда ике оныгымны капшап барлап, җитәкләдем дә, күршеләргә йөгердем", - дип искә ала Зинаида ханым. Күршеләре Рүзилә белән Эдуард Иманаевлар чатнама суыкта яланөс килеп кергән ике баланы тизрәк җылы урынга урнаштыралар. Зинаида апа кире үз йортына йөгерә. Ләкин мизгел эчендә йортны камап алган ялкыннан, кызганычка каршы, бер генә нәрсәне дә алып чыгарга өлгермиләр. Берәмтекләп җыйган затлы савыт-сабалар, йомшак кәнәфиләр, документлар, акчалар - барысы да ут авызында югала. Авылда әллә каян ук балкып утырган йорт 28 минут эчендә кара көлгә әйләнә.

Янгын машинасы нигә төзек түгел?

Әлеге сорау бик күпләрдә тугандыр. Җирлектә "үзара салым акчасыннан 50 мең сумны янгын машинасын карап тоту өчен юнәлтергә" дигән сүзләр һавада гына эленеп калган булып чыга түгелме соң? Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов: "Җирлектә булган янгын сүндерү машинасы - "Урожай" агрофирмасы карамагында. Машина өчен каралган тиешле акчалар күчерелмәде. Янгын вакытында машина төзек түгел иде. Бүген аны ремонтлау җаен карыйбыз", - диде. Урыслар әйтмешли, "после пожара ..." булып чыга инде бу. Машинаның 1978 елгы булуын да әйтсәң, аңа өмет итәрлек тә булмаган. Һәр җирлектә янгын сүндерү машинасы төзек булып, һәрвакыт әзерлек сызыгында торса, аңа билгеле бер кеше беркетеп куелса, күп кенә күңелсезлекләр булмый да калыр иде. Күп урында, шоферга ай саен хезмәт хакы түләп торасы була, "ярар, Ходай саклар әле!" дигән сылтау белән акланмакчы булалар. Аннан соң янгын сүндерү деполарының Баек һәм Иске Карамалы җирлекләрендә булуы да аңлашылып бетми. Деполарның бер-берсенә терәлеп ук торган ике җирлектә түгел, ә районның ике өлешендә булуы отышлырак булыр иде.

Йөрәгеңдә булса игелек...

Мухдиннар гаиләсенә килгән кайгыга бер генә кеше дә битараф кала алмагандыр. Авыл халкы бердәм булып, иртәнгә кадәр янгын урынынын чистарта. Бәхетсезлек турында ишетү белән, район башлыгы Рамил Муллин, Мари Бүләр авылына килеп, Зинаида апаның ике оныгын да үзе белән алып киткән һәм район үзәгендәге кибеттән сабыйларга өр-яңадан өс-баш, аяк киемнәре, эчке киемнәр алып биргән. "Бер кат трусик һәм майка белән калган оныкларым өчен район башлыгы әйтеп бетергесез игелекле гамәл эшләде. Чиксез рәхмәт аңа. Янгын вакытында яланаяк чыгып йөгергән оныкларым әле дә исән-сау калды. Алар булмаса - яшәвемнең мәгнәсе булмас иде", - ди әбиләре.

Зинаида Мухдинага Тат. Бүләр мәктәбе һәм мәдәният йорты коллективлары, "Урожай" агрофирмасы, авыл халкы акчалата ярдәм күрсәткән. "Урожай" агрофирмасы җитәкчесе Илдар Гыймадиев әлеге гаиләгә шушы җирлектән үзләренә ошаган йорт тапкач, аны сатып алып бирергә дә вәгъдә иткән. Районның ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесе җитәкчесе Илгиз Зиннуров, гаилә йорт салып керергә уйласа, әзер бура бирәчәген белдергән. Бәла-каза күргән гаилә буларак, тиешле документларны җыеп тапшырган очракта, районның социаль яклау бүлегеннән дә аларга акчалата ярдәм күрсәтеләчәк.

Саран ике түли

Мәгълүм гыйбарәдәге кебек. Бөтенесенә очсызга яисә бөтенләй бушка кирәк. Өегездәге электр чыбыкларының төзеклегенә игътибар иткәнегез бармы? Кемнәр куйган аны? Өйрәнчекләрме? Өсте-өстенә ялганган электр чыбыкларының, күршегә куйдыртылган розеткаларның гомерләре озын булырмы? Алар аяныч нәтиҗәгә китермәсме? Моны һәркем уйласын иде. Үзегезнең, балаларыгызның, якыннарыгызның гомерен куркыныч астына куймагыз. Электр чыбыклары сузу-ялгау эшләрен бу өлкәдә тәҗрибәсе булган оешмаларга йөкләгез. Җирлегебездә эшләүче "Жилэнергосервис" җәмгыяте(тел. 89178511853), "Хуҗалык тәэмин итүе" унитар предприятиесенә (тел. 89274977240, 2-42-30) әлеге сораулар белән мөрәҗәгать итәргә була.

Сакланганны саклармын дигән...

Бүгенге көндә Зинаида апа улы һәм ике оныгы белән Усаклык авылында гомер итүче кызы Эльвирада яши. Янгын вакытында куркып калган сабыйлар ачылып сөйләшергә теләмәде. Озак еллар авыл мәктәбендә рус теле әдәбияты укыткан, "Поляр кас" мари ансамбленең актив члены буларак дөнья гизгән Зинаида ханым: "Язмыштан узмыш юк. Булган бәла-казаларда күп очракта кеше үзе гаепле. Электр чыбыгының төзексезлеген дә аңларга була иде бит. Ут уйнаган вакытлар өйдә булгалады, югыйсә", - дип уфтана. Ни дисәң дә, буласы булган инде. Авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов: "Әлеге хәлдән соң җирлек буенча күп йортларда булдык. Шактыенда хәлләр мактанырлык түгел. Электр чыбыклары куркыныч тудырган өйләрдә мөмкин кадәр эшне кызурак тоту бурычын куйдык", - дип хәбәр итте. Калган җирлекләрдә дә рейдлар дәвам итәчәк дип беләбез. Әлеге аянычлы хәл һәркемгә сабак булсын иде! Ходай сакланганны саклармын дигән бит. Саклык, игътибар, төгәллек белән яшәргә өйрәнсәк иде!

Лилия Шәймиева.

Хөрмәтле райондашлар! Бәлага тарыган райондашларыбызга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә чакырабыз! Тулырак мәгълүмат өчен телефоннар: 2-59-87, 2-34-14, 2-42-50.

Эдуард Иманаев, күршеләре: "Янгын бу гаиләнең тормышын астын өскә китерде. Бөртекләп җыйган бар мөлкәтләре күз ачып йомганчы юкка чыкты. Бик тырыш, тәртипле гаилә. Кайчан карама, әбиләре ике оныгын җитәкләп йөрер иде. Оныкларын бик ярата күршебез. Әниләре ташлап чыгып киткәч, ул аларга әниләре урынына калды".

Иршат Салихов, Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы: "Җирлектә әлеге гаиләне хөрмәт итәләр. Зинаида апа гомергә укытучы булып эшләде. Өйләрендә дә еш булырга туры килде. Кайчан кермә, чисталык, пөхтәлек иде. Оныклары караулы, тамаклары тук булды".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X