Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якташыбыз Арслана тәүге концерты белән Мөслимгә кайта

Узган елның апрель аенда иҗтимагый совет инициативасы белән "Буыннар очрашуы" девизы астында өлкәннәр һәм үсеп килүче буынның уртак чаралары башланып киткән иде. Төп максат - сугыш һәм хезмәт ветераннары үрнәгендә яшьләрне тәрбияләү.

Ике ел дәвамында ветераннар, балаларның сәнгать мәктәбе, гомуми белем мәктәпләре катнашында шактый чаралар узды: сәнгать мәктәбендә "Сүнмәс дәртләр" коллективы һәм балалар очрашуы, Сарман районы ветераннары, Татарстанның дәүләт фольклор ансамбле артисты Рөстәм Гыйльфанов белән очрашу, инвалидлар һәм тәрбиячесез калган картларның интернат йортында укучыларның чыгышы, Татарстанның атказанган укытучысы Роза Низамованың чигү серләре буенча мастер класс, чигү картиналары күргәзмәсе һ.б. чаралар өлкәннәрдә дә укучыларда да зур кызыксыну уятты.

Шундый чараларның иң беренчесендә үк иҗтимагый совет балалар сәнгать мәктәбендә музыка уен коралларын һәм Мөслимдә сәнгать тарихына бәйле башка материалларны туплау буенча музей барлыкка китерү һәм мәктәпнең музыка уен кораллары базасын ныгыту буенча тәкъдим белән чыккан иде һәм беренче экспонатларны тапшыру эше башланып та китте: Күбәк мәктәбендә озак еллар эшләгәнукытучы, композитор Васыйл Әхмәтҗановның (хәзер мәрхүм) фортепианосын балалары сәнгать мәктәбенә бүләк итте.Мөслимнән Йосыповлар "Тула" гармуны, рәсем бүлегенә сынлы сәнгать буенча китап, Хәйруллиннар гармун һәм иске типтагы магнитофон тапшырды. Экспонатлар туплау дәвам итә.

Иң әһәмиятлесе, сәнгать мәктәбе район башлыгы Рамил Муллинның даими кайгыртуында. Коллективка бирелгән: сәхнә костюмнары һәм аяк киемнәре, синтезатор, рәсем сәнгате бүлегенә кирәкле әсбаплар алу өчен сертификат, хореография бүлеге укучыларына Санкт-Петербург шәһәрендә халыкара һәм россиякүләм конкурсларындакатнашу өчен спонсорлык һәм башка ярдәмнәр шул турыда сөйли.

Хәерле эш дәвамлы була, диләр - дөрестер. Менә хәзер дә Вәрәшбаш авылы кызы, Мөслимсәнгать мәктәбен тәмамлаган яшь композитор, автор башкаручы Алсу Таҗетдинова "буыннар очрашуы" кысаларында үзенең соло концертын Мөслим залында уздырырга ризалыгын бирде.

Алсу Таҗетдинова - сәхнә псевдонимы Арслана - яңа карашлы композитор-башкаручы, үзе язган 40 тан артык җыры бар. Татарстан мәдәният университетын кызыл дипломга тәмамлаган, Болгар радиосында, "Яңа дәвер" музыкаль программасын алып барды, 2014 елда композиторларныңрегиональ конкурсында икенче урынны алды. Хактан да Мөслим кызы дип горурланырлыгыбыз бар.

Мөслимдә узачак "Яңа дәвер" соло концерты сәнгать мәктәбе, Мөслимнең танылган ветеран-музыкантлары: Фәнис Абдуллин, Мөҗәһит Әхмәтҗанов һ.б. катнашында узачак. Программада автор башкаруында төрле жанрдагы җырлар, мөнәҗәтләр, сирәк кулланылучы уен кораллары, эксклюзив парлы җырлар, биюләр булачак. Районыбыз авылларындагы гармунчыларның уйнаулары экран аша тамашачыларга җиткереләчәк.

Концерт 25 ноябрьдә Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында булачак. Башлана 18.00 сәгатьттә. Концерттан тупланган акчага балалар сәнгать мәктәбенә уен коралы бүләк ителәчәк.

Мөслимебезнең талантларына сокланып, горурланып, булачак концертта актив катнашып, сәнгать мәктәбенең уен кораллары базасын ныгытуга үзебездән лаеклы өлеш кертик!Бу концерт халык уен кораллары, якташларыбызның иҗаты белән тагын да якынрак танышырга, яшьләребезне татар музыкасына ныграк җәлеп итәргә, сәнгатькә тартылырга булышыр, аларга яхшы үрнәк булыр дип ышанабыз. Концертка рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев