Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Волонтерлар мөмкинлекләре чикле райондашларыбызга кунакка йөри

Шушы көннәрдә "Мизгел" яшьләр үзәге "Волонтер" хәрәкәте егет-кызлары белән берлектә районыбызда яшәүче мөмкинлелкәре чикле булган балалар янына барды. "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре катнашында алар Олы Чакмактан Ислам Җиһангиров, Сал. Муханнан Зәйнәп Вәлиева белән таныштылар.

Очрашу вакытында волонтерлар балалар белән төрле рәсемнәр ясады, кызыклы уеннар оештырды. Арыслан киемен киеп килгән волонтер аеруча Исламның күңеленә хуш килде, диләр чарада катнашучылар.

Мөслим яшьләре катнашында мондый очрашулар алга таба да дәвам итәчәк. Социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә бу чара мөмкинлекләре чикле булган балаларның аралашу теләген арттыру, аларның ялын күңелле итү максаты белән оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама