Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветераннар ничек яши?

"Мизгел" яшьләр үзәгендә район ветераннар Советының чираттагы утырышы булды. Утырышны ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов алып барды. Утырышта совет членнары, кайбер авыл җирлекләренең ветераннар советлары рәисләре һәм район үзәгендә урнашкан оешмаларның ветераннар советлары рәисләре катнашты.

Төп мәсьәлә - җирлекләрдә яшәүче, караучысыз калган, ялгыз әби - бабайларның яшәү шартлары турында иде. "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйләргә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Роза Арсланова рейд нәтиҗәләре белән таныштырды.

Вәрәш - Баш авыл җирлеге территориясендә бүгенге көндә 12 ялгыз әби - бабай яши. Аларның тормыш шартлары хакында җирлекнең ветераннар советы рәисе Бәхиҗә Баһауова сөйләде. Район ветераннар советы члены Рәшит Шәфыйков Ольгино авылында яшәүче ялгыз өлкәннәр белән таныштырды.

Утырыш эшендә катнашучылар үзләренең фикер - тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X