Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вакытында түләсәң, тыныч йокларсың

Бу көннәрдә йортларыбызга салым инспекциясеннән белдерү кәгазьләре килә. Милек салымын түләүдә үзгәрешләр булу сәбәпле, кемнәрдәдер сораулар да туа, билгеле. Андый очракларда нишләргә? Салым кәгазе килмәсә, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Әлеге һәм башка сорауларга ачыклык кертү максатында Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11 нче санлы Түбән Кама шәһәре районара инспекциясе территориаль...

- Гөлсем Зефировна, салым түләүдә быел нинди үзгәрешләр бар һәм алар нинди төр салымнарга кагыла?

- 2015 елның гыйнварыннан Россиянең Салым кодексына үзгәрешләр кертелде. Нәтиҗәдә узган елдан башлап, Россиядә шәхси затлар милкенә салым аның инвентарьлаштыру бәясеннән түгел, кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә башлады. Шуңа күрә быел әлеге төр салымны түләү документларында моңа кадәр күнегелгән түгел, башка саннар күрсәтелгән. Җир һәм транспорт салымнарында үзгәрешләр булмады.

- Ташламалар каралган категория дә бардыр. Аларны да санап үтсәгез иде.

- Чернобыльчеләр өчен транспорт салымына ташлама бар. Алар, ничә транспорты булуга карамастан, 100 ат көченә кадәр бер машинага салым түләүдән азат ителә. Социаль яклау бүлеге тарафыннан бирелгән машинага да салым каралмаган. Милек салымына ташламалардан файдаланучы затлар да бар, билгеле. Беренче чиратта, бу - Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрбиләр, әфганчылар, элеккеге хәрбиләр, һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзалары, I һәм II группа инвалидлар, пенсионерлар һәм чернобыльчеләр. Алар милек салымыннан тулысынча азат ителә. Ләкин билгеле бер чикләү дә бар. Яңа таләпләр буенча, хәзер салым түләүче һәркемгә ташлама бирелә. Аны без үзебезчә "налоговый вычет" дип атыйбыз. Бүлмәләргә - 10, фатирларга - 20, йортларга 50 квадрат метр торак мәйданына милек салымы түләргә туры килмәячәк. Мәсәлән, бер кеше исеменә 15 квадрат метрлы бүлмә теркәлгән булса, аңа 10 квадрат метр өчен ташлама бирелә, ул бары калган 5 се өчен генә түли. 42 квадрат метрлы квартирасы булган очракта, 20 квадрат метр чигерелә, димәк, калган 22 се өчен түлисе була. 70 квадрат метрлы йортта яшәүчеләргә 20 квадрат метр өчен генә салым салыначак - 50 се чигерелә. Башкача әйткәндә, милек салымы кешенең нинди шартларда яшәвенә турыдан-туры бәйле. Торак мәйданы зур булган саен салымның күләме дә арта.

- Кайберәүләрнең әллә ничә милке бар. Андыйлар салымны ничек түләргә тиеш булачак соң? Барлык күчемсез объект мәйданнарына чигерелү (вычет) ясалачакмы?

- Кешенең ике йорты бар икән, һәрберсенә 50 квадрат метр чигерелә. (Бу фатирларга да, бүлмәләргә дә кагыла). Ә менә ташламалардан файдаланучылар, ягъни салымнан азат ителүчеләр категориясенә кергән кеше булса, ул очракта, вычетлар һәрберсенә чигерелә, ә ташлама бары милекнең берсенә ясала. Моңа кадәр, I яки II төркем инвалид исемендә ничә милек булса да, салымнан азат ителә иде. Хәзер исә бер фатир, бер йорт, бер бүлмәсе өчен генә түләмәячәк. Мәсәлән, инвалид кеше исемендә ике йорт, ике фатир бар икән, быелдан башлап бер йортына, бер фатирына түләргә туры киләчәк.

- Пенсиягә яңа гына чыгучылар әлеге ташламалардан файдалану өчен беренче чиратта нәрсә эшләргә тиеш?

- Безгә килеп, гариза язу кирәк. Пенсионерның үзе белән паспорты, ИНН ы, пенсия удостоверениесенең күчермәсе, пенсия бүлегеннән алынган белешмәнең төп нөсхәсе (I һәм II төркем инвалидлар ивалидлык турында белешмә алып килә) булырга тиеш. Шунысы да бар: аларга ташлама лаеклы ялга чыккан елдан башлап кына бирелә. Әйтик, кеше узган ел башында лаеклы ялга чыккан икән, ул быел ташламага хокуклы була. Быел чыгучылар исә (кайсы айда чыгуына карап) киләсе елда тиешле айлары өчен милек салымы түләми. Халык белеп торсын иде: без быел 2015 ел өчен салым түлибез.

- Быел салым түләү өчен белдерү кәгазьләре күпкә соңарып килде. Салым акчасын түләү срогы кайчанга кадәр?

- Транспорт, җир, милек салымын 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк. Бу хактагы белдерү кәгазе халыкка октябрь аенда килеп бетәчәк. Кемнәргә андый кәгазь килмәгән, алар безгә 2-55-33 телефоны аша шалтыратып белешә ала. Килгәндә паспорт һәм ИНН булу шарт. Ә салым идарәсенең рәсми сайтында шәхси кабинеты булганнарга белдерү кәгазьләре җибәрелми. Салым түләүченең шәхси кабинетын ачарга теләүчеләр, паспорт һәм ИНН белән безгә килеп, теркәлү узарга тиеш. Без шунда ук аларга логин һәм беренчел пароль биреп җибәрәбез.

- Салым акчаларын кайларда түләргә мөмкин соң?

- Барлык банкларда, район почта элемтәсе узелында түләргә мөмкин. Белүебезчә, салым түләүчеләргә уңайлык тудыру максатында, Мөслим почта бүлеге, эш режимен үзгәртеп, 27 ноябрьгә кадәр ял көннәрендә дә 9.00-14.00 сәгатьләрдә халыкка хезмәт күрсәтә. Регистратура палатасында урнашкан терминал аша һәм үзегезнең шәхси кабинет аша да салым акчаларын түләп була.

Райондашлар безнең эш режимын да белеп торса, мөрәҗәгать итү өчен уңай булыр иде. Атнаның дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә - 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, сишәмбе һәм пәнҗешәмбедә 19.00 сәгатькә кадәр эшлибез. Моннан тыш һәр айның икенче һәм дүртенче шимбәсендә 8.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр кабул итәбез.

Әңгәмәдәш - Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев