Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ут белән шаярмагыз

Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең күзәтчелек һәм профилактик эшчәнлеге идарәсе хәбәр итүенчә, 2015 елның 25 ноябрендә 13.25 сәгатьтә Минзәлә шәһәренең Социалистик урамының бер йортында янгын чыгу турында хәбәр алына. Янгын сүндерү бүлекчәсе машинасы килгән вакытка, тәрәзә уемнарыннан куе төтен һәм ялкын телләре чыкканлыгы күренә. Өй...

Татарстан Республикасы буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең күзәтчелек һәм профилактик эшчәнлеге идарәсе хәбәр итүенчә, 2015 елның 25 ноябрендә 13.25 сәгатьтә Минзәлә шәһәренең Социалистик урамының бер йортында янгын чыгу турында хәбәр алына. Янгын сүндерү бүлекчәсе машинасы килгән вакытка, тәрәзә уемнарыннан куе төтен һәм ялкын телләре чыкканлыгы күренә. Өй хуҗасының сүзләренә караганда, өйдә ике - 2011, 2013 елгы сабыйлар булган. Балалар янгын сүндерүчеләр тарафыннан коткарылалар. Сорау барышыннан күренгәнчә, бу йортта күп балалы гаилә яшәгән. Хуҗа иртән эшкә юнәлә, ә хатыны, караучысыз калган ике баланы өсләреннән бикләп, 12.30 сәгатьтә олы кызын мәктәпкә озата китә. Әнисе киткәннән соң олы малай, креслога утырып, шырпы белән уйный башлый. Кресло яна башлагач, энесен алып өй алдына чыга, ләкин ишек бикле булу сәбәпле, алар өйдән чыга алмыйлар. Янгынның сәбәбе - балаларның ут белән уйнавы.

Хөрмәтле әти-әниләр. Өлкәннәр күзәтчелегеннән башка балаларның үзләрен генә өйдә калдыру бик куркыныч, чөнки янгын булган очракта алар мөстәкыйль рәвештә йорттан чыга алмаячаклар. Балалар үзләре генә калганда нинди дә булса өлкәннәр эшен эшләп карыйсылары килә. Ут белән уйнау янгынга китерә, күп вакытта балалар фаҗигале төстә һаләк булалар. Гадәттә янгыннан балалар мөстәкыйль рәвештә чыга алмыйлар. Күп очракта уттан һәм төтеннән качып алар шкафларга, карават, өстәл асларына качалар. Мондый очракларда аларны эзләп табуы бик авыр.

Балаларның ут белән шаяруы сәбәпле, янгыннар килеп чыкмасын өчен нәрсә эшләргә соң:

- балаларга янгын куркынычсызлыгы вакытында үз-үзеңне тоту күнекмәләре турында сөйләгез;

- янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгәндә аларга үрнәк күрсәтегез;

- балалар күз алдыннан шырпы, уткабызгыч кебек әйберләрне алып куегыз, балалар буе җитмәслек җирдә саклагыз;

- балаларга мич, газ плитәләрен, көнкүреш электр приборларын кабызырга кушмагыз;

- ишек алдында, табигатьтә учак якмаска кирәк икәнлеген искәртегез;

- зурлардан башка балаларның үзләрен генә өйдә калдырмагыз;

- баланың буш вакытын мавыктыргыч итеп оештырыгыз!

Исегездз тотыгыз! Бала җәмгыятьнең иң йомшак өлеше, Катлаулы тормыш хәлләрендә үзе генә калганда аннан чыгу юлын да үзе табарга тиеш. Баланың тормышы аның белеменнән, ситуацияне дөрес бәяләвеннән тора. Янгын куркынычсызлыгы вакытында үз-үзеңне тоту күнекмәләрен балага кече яшьтән үк өйрәткән очракта, сезнең балагыз белән бернәрсә дә булмаячагына ышаныч бар.

Ринат Идиатуллин, Мөслим һәм Сарман муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең баш белгече, эчке эшләр капитаны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама