Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Умартачы закон бозган

Дәүләт ветеринария инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге белән берлектә Мөслим районы прокуратурасы гражданнар мөрәҗәгате буенча умартачылык белән шөгыльләнгәндә санитария буенча законнар үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында Әнвәр Хәйдәровның шәхси ихтыяҗлары өчен үз бакчасы участогында умартачылык белән шөгыльләнүе ачыкланды. Әмма ул умарта ояларын урнаштырганда санитария буенча закон таләпләрен исәпкә алмаган. Шул рәвешле Әнвәр Хәйдәров тарафыннан 2010 нчы елның 22 ноябрендә чыккан "Татарстан Республикасында умартачылыкка дәүләт ярдәме һәм дәүләт көйләве турында"гы 83 санлы Татарстан Республикасы Законының 7 маддәсе бозылып, кешеләрнең иминлеген тәэмин итү максатында бал кортларының тискәре физик, психологик тәэсиреннән саклау кирәклеге турында таләпләр үтәлми. Умарталар бакчада җир участогы чигеннән 10 метрдан якынрак арада урнаштырылган һәм икенче участоктан бина, корылма, тоташ койма яки биеклеге 2 метрдан ким булмаган бал җыярдай агачлар һәм куаклыклар белән аерып алынмаган.

Ачыкланган закон бозу нигезендә район прокуратурасы тарафыннан Әнвәр Хәйдәровны умарта ояларын күчерү, яисә 2 метрдан ким булмаган биеклектә койма кою юлы белән санитария буенча әлеге закон бозуларны туктатуны йөкләү буенча гариза кертелде.

Мөслим районы прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X