Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«Тычкан чире»ннән ничек сакланырга?

Күпчелек кешеләр әлеге авыруны урманга ял итәргә, җиләк, гөмбә җыярга баргач, дачада йоктыра.

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруы - вак кан тамырларын, бөерләрне, үпкәләрне һәм башка органнарны заралаучы авыр үтүче йогышлы авыру. Тышкы мохитка вирус чыгаручы тычкансыман кимерүчеләр аның чыганагы булып тора. Кешегә авыру һава-тузан юлы аша йога. Шулай ук азык продуктлары, пычрак куллар аша йогарга мөмкин.

Күпчелек кешеләр әлеге авыруны урманга ял итәргә, җиләк, гөмбә җыярга баргач, дачада йоктыра.

Бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруын кисәтү максатында шәхси гигиена таләпләрен үтәргә, ашар алдыннан кулларны сабын белән юарга кирәк. Табигатьтә булганда азык-төлекне ачык калдырмау, запасларны ябык саытларда саклау шарт. Кимерүчеләр зыян салган продуктларны юк итәргә яисә термик эшкәртүдән соң гына кулланырга. Ачык чыганаклардан су эчмәскә, суны кайнатып кына эчәргә. Урын кирәк-яракларын кояшта киптереп, тузанын кагарга кирәк. Территорияне дә чиста тоту шарт. Яз, көз айларында кимерүчеләргә каршы чаралар үткәрү максатка яраклы.

Авыру кинәт башлана. Хәлсезлек, өшү, баш авырту, күңел болгану, борын тыгылу, коры ютәл, кыска вакытка күрү сәләте начараю, бил, эч авырту күзәтелә, кайбер вакыт тәнгә тимгелләр чыга. Андый симптомнар күзәтелгәндә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Фото Татар-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев