Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Туганяклылар – беренчеләр рәтендә

Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагы һәр көнне тырыш хезмәт куюны сорый. Терлекчеләр юкка гына "Бездә көн дә урак өсте" дими. Тармакта бүген тагын да җаваплы чор - кышлату башланды. Күчеш чорында эшләр торышы белән танышу максатында без "Туган як" агрофимасының Югары Табын бүлекчәсенә юл тоттык.

"Булганнан бар да була", - ди халык мәкале. Туганяклылар - язгы кыр эшләрендә дә, урып-җыюда да һәрвакыт беренчеләр рәтендә. Терлекләрне кышлату чорына әзерләүдә дә агрофирмага тиңнәр юк. Уңышның нигезе бөртекнең сыйфатына бәйле булса, терлекчелектәге күрсәткечләр яшь бозауларга бәйле. Шуңа күрә дә агрофирмада бозауларны тәрбияләүгә аерым игътибар бирелә. Хуҗалыкта 280 баш бозау исәпләнә. Аларга һәркөнне пешкән солы, төрле бөртекләрдән пешерелгән аш бирелә. Бозаулар алдыннан составында төрле витаминлы кушылмалар булган "Хәзинә" дигән тоз да өзелми. "Мюси" исемле витамин да бозауларның үсешенә һәм сәламәтлегенә уңай йогынты ясый. Шуңадыр Югары Табын бүлекчәсендә бозауларның уртача тәүлеклек үсеше 700 граммнан артык.

Һәр көнне аш пешерү, бозауларның астын чистарту, ашарларына салу, көн буена ничәмә-ничә төрле эш. Әле бит өйдә дә мал-туары, ихатасы бар. Әмма Тугаш авылыннан килеп эшләүче Рәҗибә һәм Фиргать Гыйлметдиновлар, Тәнзилә Салихова яшь бозауларны сабыйларны карагандай тәрбиялиләр.

Рәҗибә һәм Фиргать Гыйлметдиновлар:

- Үз эшебезне бик яратабыз. Бозаулар барысы да сәламәт, ашату, тәрбияләү булгач, үсешне дә әйбәт бирәләр. Хезмәтебезне бәяли белгән җитәкчеләребезгә дә рәхмәт.

Югары Табын бүлекчәсендә 350 баш савым сыер исәпләнә. Һәр сыердан уртача көнлек савым 13-14 литр тәшкил итә. Дәүләткә көн саен 4000 литрдан артык әзер продукция озатыла. Башкалардан аермалы буларак, агрофирмада быел ике елга җитәрлек азык запасы тупладылар. Малларга азыкны төрләндереп бирәләр. Алларыннан печән, салам, тоз, ачыткы һәм фураж өзелми. Савымчылар Дилбәр Заһидуллина, Лилия Харисова, Әлфия Бухарина, Ирина Солтанова, Венера Шәйдуллина, Рәфинә Габдуллина, Раушания Нәгыймова, Зөлфия Шәвәлиева, Энҗе Шәкүрова, Фәүзия Сәетова һәм Венера Закированың үз хезмәтләрен төгәл һәм яратып башкарулары күренеп тора.

Дилбәр Заһидуллина:

- Бу фермада алты ел эшлим. Малларны ашату бик яхшы. Азыкны төрләндереп бирәбез, алларыннан тоз, акбур да өзелми. Сыерларны һәркөнне утарга, һавага чыгарабыз. Хезмәт хаклары вакытында бирелгәч, җитәкчеләребез хезмәтебезне бәяли белгәч, эшләве дә рәхәт."

Лилия Харисова:

- Биредә ун ел эшлим инде. Үзебезгә дә, хезмәтебезгә дә игътибар булгач, эшкә күтәренке күңел белән киләбез. Хезмәт хакым егерме мең сумнарга кадәр җитә. Быел шәхси хуҗалыгыбыз өчен печәнен, саламын, ашлыгын да җитәрлек бирделәр. Бик зур рәхмәт җитәкчелегебезгә.

Җәй дәвамында бүлекчәдә яңа терлек тораклары ясалган, кайберләрендә төзекләндерү эшләре башкарылган. Малларны ашату, тәрбияләү белән генә түгел, торакларның төзек, чиста һәм җылы булуы да продукция җитештерүдә әһәмиятле роль уйнавын яхшы аңлыйлар биредә. Ел дәвамында өр яңа тудыру бүлеге, бер яңа сыер торагы сафка баскан. Торакка "Доминка" агрегаты куелган. Бүгенге көндә азык цехы төзелеп бетү алдында. Ике утар һәм сенаж салу өчен ике баз ясалган. Ике торакта капиталь ремонт үткән. Терлекчелек фермаларын су белән өзлексез тәэмин итү өчен яңа башня урнаштырылган. Ферма мөдире Венера Закирова һәр кешенең хезмәтенә уңая бәя бирде. "Бездә терлекчелек тармагы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Терлекчелектә югары нәтиҗәләргә ирешәбез икән, димәк, җитәкчелекнең ышанычын аклаганбыз. Сыер савуда, бозау карауда эшләүче һәр кешебез - үз эшенең остасы. Оператор егетебез Марат Нуриевның хезмәте дә бәяләп бетергесез. Ул бер үзе барлык саву аппаратларының, сөт үткәргечләрнең төзеклеген тәэмин итә. Ясалма орлыкландыру техниклары Алсу Бабаева һәм Венера Нуриевадан башка тармакның киләчәген күз алдына да китереп булмас иде", - ди ул. "Туган як" агрофирмасы кышлату чорына әнә шундый ышанычлы адымнар белән аяк баскан. Бу чорны матур эшләр, яхшы күрсәткечләр белән тәмамлаячакларына тулы нигез бар.

Фәридә Гайнетдинова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X