Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Президенты ярдәмчесе Н.Фишман - Мөслим районы алдынгылар рәтендә

ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда Парклар һәм скверлар елына йомгак ясауга багышланган брифинг уздырылды (Казан, 29 декабрь, "Татар-информ", Ләйсән Исхакова). Татарстанда быел Парклар һәм скверлар программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә җәмәгать киңлегенең 140 яңа объекты булдырылган. Шуларның 75 яңа төзелеш объектлары булса, 65е - капиталь төзекләндерү объектлары. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте...

ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда Парклар һәм скверлар елына йомгак ясауга багышланган брифинг уздырылды


(Казан, 29 декабрь, "Татар-информ", Ләйсән Исхакова). Татарстанда быел Парклар һәм скверлар программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә җәмәгать киңлегенең 140 яңа объекты булдырылган. Шуларның 75 яңа төзелеш объектлары булса, 65е - капиталь төзекләндерү объектлары.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Президентының парклар һәм скверлар мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Наталия Фишман бәян итте. Ул бу максатларда республика бюджетыннан 1 млрд сум акча бүлеп бирелүен искәртеп, тагын 600 млн сум хәйриячеләрдән, инвесторлардан җәлеп ителде, дип билгеләп үтте. Наталия Фишман сүзләренчә, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, илдә Казандагы кебек җәмәгать киңлеген үстерү белән шөгыльләнүчеләр башка юк.

ТРда Парклар һәм скверлар елын гамәлгә ашыруның төп нәтиҗәләре турында сүз йөрткәндә, республика районнары буйлап оештырылган сәфәрләргә аерым игътибар юнәлтелде. Президент киңәшчесе әйтүенчә, алар ярдәмендә муниципаль хакимият гамәлләренә бәя бирелгән, программаны тормышка ашыруда лидер дип табылган районнар билгеләнгән.

"Парклар һәм скверлар елы программасы кысаларында башкарылган эшләрне бәяләп, районнарның рейтингын төзедек. Без һәр объектка, нәрсәнең килеп чыгу-чыкмавына, нинди төп хаталар ясалуына карадык. Нәтиҗәдә, шактый катлаулы шкала буенча һәр объектны, һәр районны бәяләдек", - дип билгеләп үтте ул бу мәсьәлә уңаеннан. Аерым алганда, Татарстанның Түбән Кама, Мөслим, Әлмәт, Саба, Лениногорск, Яшел Үзән, Актаныш, Зәй һәм Бөгелмә районнары - алдынгылар рәтендә.
Наталия Фишман сүзләренчә, Түбән Кама инфраструктурасындагы матур үзгәрешләр Тукай исемендәге уку һәм ял паркында булган, Мөслим районында - Пушкин урамында, Әлмәттә - "Шәмсенур" паркында. Моннан тыш, Саба районында экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен иң зур парк мәйданы, эстрим-парк барлыкка килгән, Лениногорск районында су янында җәүялеләр йөри торган территорияләр комлекслы рәвештә үстерелгән.

Татарстан районнары рейтингы очраклы рәвештә төзелмәгән. Быел Казанның һәм республика районнарының күпчелек объектларында беренчел чираттагы эшләр кысаларында чаралар гамәлгә ашырылган. Киләсе елда ТРда Парклар һәм скверлар елы программасы дәвам иттереләчәк. Бу максатларга 1 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирелгән инде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Наталия Фишман командасы 2016 елда Татарстанда Су саклау зоналары елы программасы чараларын тормышка ашыру белән дә шөгыльләнәчәк. Бу максатларга республика бюджетыннан шулай ук 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Республика программаларын гамәлгә ашыруга грантларны нәкъ менә Татарстан районнары рейтингына карап тапшыру күздә тотыла.

ТРда Парклар һәм скверлар елы кысаларында, Казанда быел 700 төп агач, 6,6 меңләп куак утыртылган, 35 чакрымлык велосипед юллары барлыкка килгән, 1 меңләп яңа эскәмия, 1,5 мең урам фонаре урнаштырылган.

Наталия Фишман әйтүенчә, эш моның белән генә төгәлләнмәячәк. Быел ирешелгән нәтиҗәләрне саклап, киләсе елда тагын да үстерү максаты куелган. Аерым алганда, Татарстанның җәмәгать киңлегенең бер өлешенә әверелергә мөмкин әйберләр һәм объектлар җитештерүчеләрен җәлеп итү ниятләнә. Бу үзебезнең ил җитештерүчесенә ярдәм итү, парклар һәм скверларда төзелеш һәм төзекләндерү эшләрен арзанайту мөмкинлеген бирәчәк.

Моннан тыш, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән архитектура десантын булдыру күздә тотыла. Бу өстәмә программалар буенча белем күтәргәннән соң, республика районнарына барып, парклар һәм скверлар программасын гамәлгә ашыручы, шәһәр мохитенең теге яки бу күңел ачу, ял объектлары проектларын эшләүдә актив катнашучы архитекторлар командасы булыр дип көтелә.

"Парклар һәм скверлар елы программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә һәр торак пунктта кешеләрне тартып торган әһәмиятле урын барлыкка килүен телибез", - дип сүзен йомгаклады ТР Президенты ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев