Реклама
Яңалыклар
Тормыш дәресләре" кысаларында
Мәктәпләрдә "Тормыш дәресләре" кысаларында очрашулар дәвам итә. Мөслим лицеенда "Мин кечкенә җитәкче", " Карьера төзү. Уңышлы һөнәр серләре" дигән темага 1-4 класс укучылары белән очрашуга үзәкләштерелгән китапханә җитәкчесе Лилия Садриева, 5 классларга мәгариф бүлеге методисты Лилия Галимова килгән. 7-9 класслар белән район Советы депутаты Зөлфия Хәкимова очрашкан, 10-11 сыйныфларда Район...
Мәктәпләрдә "Тормыш дәресләре" кысаларында очрашулар дәвам итә. Мөслим лицеенда "Мин кечкенә җитәкче", " Карьера төзү. Уңышлы һөнәр серләре" дигән темага 1-4 класс укучылары белән очрашуга үзәкләштерелгән китапханә җитәкчесе Лилия Садриева, 5 классларга мәгариф бүлеге методисты Лилия Галимова килгән. 7-9 класслар белән район Советы депутаты Зөлфия Хәкимова очрашкан, 10-11 сыйныфларда Район Советы гомуми бүлегенең баш белгече Кадрия Фәттахова булган.
Гимназиядә дә районыбызда яшәүче, тырыш хезмәтләре белән танылган шәхесләр белән очрашулар бара. "Уңышлык. Уңышлык серләре" темаларын яктыртырга 1-4 класслар белән очрашуга шәхси эшмәкәрләр Фәнүс Шәймәрданов, Алмаз Сәхипгәрәев, Олег Максимов килгәннәр. 5-8 сыйныфлар район Башлыгы урынбасары Ленар Авзалов, төзелеш оешмасы җитәкчесе Илдар Авзалов, Мәлләтамак җирле үзидарә башлыгы Айдар Шәйгәрдановны тыңлаганнар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алганнар, фикерләре белән уртаклашканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев