Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тормыш дәресләре

Гимназиядә "Тормыш дәресләре" кысаларында оештырыла торган очрашуларның чираттагысы узды. "Уңыш серләре. Районыбызның уңышка ирешкән шәхесләре" дигән тема астында оештырылган бу чарага районыбызда яшәүче, тырыш хезмәтләре белән танылган райондашларыбыз чакырылган иде. Чара барышында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сәвия Хәбирова уңышка ирешүнең тугыз кагыйдәсе белән таныштырды, күренекле шәхесләрнең фикерләрен җиткерде. 8-11...

Гимназиядә "Тормыш дәресләре" кысаларында оештырыла торган очрашуларның чираттагысы узды. "Уңыш серләре. Районыбызның уңышка ирешкән шәхесләре" дигән тема астында оештырылган бу чарага районыбызда яшәүче, тырыш хезмәтләре белән танылган райондашларыбыз чакырылган иде. Чара барышында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сәвия Хәбирова уңышка ирешүнең тугыз кагыйдәсе белән таныштырды, күренекле шәхесләрнең фикерләрен җиткерде.

8-11 класс укучылары белән очрашуга районда һәм республикада авыл хуҗалыгы өлкәсендә җитәкче булып эшләгән Ильяс Зиннуров, шәхси эшмәкәр Алмаз Сәхипгәрәев, "Мизгел" яшьләр үзәге директоры Эльвира Гәрәева килгән иде. Һәр чыгыш ясаган кунак үзенең тәҗрибәсеннән, кайда хезмәт куюына карап уңышка ирешү серләре белән уртаклашты, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, фикерләре белән уртаклаштылар.

Сәвия Закирҗановна бу очрашуларның әһәмиятле булуын, киләчәктә өлкәннәрнең киңәшләрен, фикерләрен истә тотып яшәсеннәр иде дигән фикерен җиткерде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X