Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тимур Сөләйманов: “Яшьләр берләшмәләре бүген яшьләрне тавыш бирү процессына җәлеп итүдә актив катнаша”

Бүген республика яшьләре гражданлык өлгерешлелеген күрсәтеп, сайлауга килер дигән ышаныч бар. Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган брифингта "Сәләт" Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды башкаручы директоры Тимур Сөләйманов белдерде. "Мин ышанам: моңа кадәр игълан ителгән барлык сайлаучыларның 20 проценты тавыш биргән дигән мәгълүматта саллы өлешне...

Бүген республика яшьләре гражданлык өлгерешлелеген күрсәтеп, сайлауга килер дигән ышаныч бар. Бу хакта бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган брифингта "Сәләт" Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый фонды башкаручы директоры Тимур Сөләйманов белдерде.

"Мин ышанам: моңа кадәр игълан ителгән барлык сайлаучыларның 20 проценты тавыш биргән дигән мәгълүматта саллы өлешне яшьләр тәшкил итәдер, - диде Т. Сөләйманов. Аның әйтүенчә, студентлар - халыкның иң хәрәкәтчән өлеше. - Без республикадагы динамиканы күрәбез, тулы бер шәһәрләр үсеп чыгуын күрәбез. Шуңа күрә бу читтән дә яшьләрне күпләп җәлеп итә. Татарстан яшьләр республикасына әйләнә", - дип билгеләп үтте Тимур Сөләйманов. Аның сүзләренә караганда, 2 ел элек Татарстанда чит ил студентларының саны 4 мең иде, бүген республикада 7,5 мең чит ил студенты белем ала.

"Социаль челтәрләргә күз салсак, яшьләр берләшмәләре бүген яшьләрне тавыш бирү процессына җәлеп итү өчен актив катнаша, төрле акцияләр үткәрә", - диде Тимур Сөләйманов. Ул "Сәләт" оешмасы аша 65 мең баланың узуын билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев