Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда праймеризда катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итү башланды

Алда көтелгән башлангыч тавыш бирүгә беренчеләрдән булып Илдар Гыйльметдинов теркәлде

"Бердәм Россия" Бөтенросия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитетында алга таба VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатлары итеп күрсәтелүгә кандидатлар билгеләү буенча гомумфедераль башлангыч тавыш бирүдә катнашырга теләүчеләрдән документлар кабул ителде.

Документлар кабул итү дүшәмбе, 15 февраль көнне үк башланса да, бүгенгә кадәр потенциаль кандидатлар праймериз үткәрү буенча оештыру комитетына бары консультация сорап кына мөрәҗәгать иткән. Ә бүген тәүге гариза бирүчеләрне теркәү узды. Алда көтелгән башлангыч тавыш бирүгә беренчеләрдән булып Илдар Гыйльметдинов язылды.

"Яңару булачак. Яңа кешеләр киләчәк. Бу бит әле мин Дәүләт Думасы депутатына күрсәтеләм дигән сүз түгел. Без әлегә биредә тәкъдим ителәчәк күп санлы кешеләр арасыннан халык иң лаеклылары сайлап алынсын өчен күрсәтеләбез. Бәлки алар мине сайларлар, бәлки икенче берәүне", - дип шәрехләде Илдар Гыйльметдинов праймеризга теркәлү процедурасын.

"Университетта укыган вакытта мин сәяси категорияләрне бер яктан өйрәндем. Ә хәзер сәяси кухняны икенче яктан аңларга телим. Мин "Политзавод" проекты координаторы булып торам һәм миңа сәясәттәге социаль лифтларның чынлыкта ничек эшләве кызыклы", - дип сөйләде "Сәяси фәннәр" белгечлеге буенча КФУ аспиранты Яна Сирюкова, ул да бүген алдагы праймеризга теркәлде.

"Бердәм Россия" партиясе әгъзасы, ТР Дәүләт Советында "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Лилия Маврина сүзләренчә, 22 май көнне бөтен илдә алга таба РФ Дәүләт Думасына депутат итеп сайлануга кандидатлар билгеләү буенча башлангыч тавыш бирү чарасы узачак. 15 февральдән 10 апрельгә кадәр башлангыч тавыш бирү процедурасында катнашырга теләүчеләрдән документлар кабул итү оештырыла. Әлеге процедураны республикада төзелгән төбәк комитеты оештыра.

"Бүген без башлангыч тавыш бирүдә катнашырга теләгән өч кешедән документлар кабул иттек. Документлар кабул итү турындагы 1нче санлы белешмәне Дәүләт Думасының гамәлдәге депутаты Илдар Гыйльметдиновка тапшырдык. Тагын ике кандидат - ул безнең яшьләр. Әлеге процедурада катнашырга теләүчеләр күбрәк булыр дип өметләнәбез", - дип билгеләп үтте Лилия Маврина.

Оештыру комитеты карары нигезендә, катнашучылар 10 апрельгә кадәр күрсәтелә. Агитация чоры катнашучыларны теркәү мизгеленнән 21 майга кадәр дәвам итә. Башлангыч тавыш бирү 22 май көнне узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев