Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда куркыныч юл һәлакәте: фуралар бәрелешкән

Югары Ослан районында М7 трассасының 759нчы километрында булган һәлакәтнең нечкәлекләре ачыкланган. Бу хакта « Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Искәртеп үтик, моңа кадәр «Татар-информ» М 7 трассасында җитди һәлакәт нәтиҗәсендә Гаврилково авылыннан ерак түгел автомобильләр тупламы барлыка килгән дип...

Ачыкланганча, фуралар трассадан колонна белән барган. Кайсыдыр бер мизгелдә Мәскәү номерлары булган «Мерседес» йөк машинасы, дистанция сакламыйча, алда барган «КАМАЗ»га килеп кергән.

Шуннан соң автомобильләр бер-бер артлы «Вольво» һәм «Сузуки» машиналарына килеп бәрелгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә «Мерседес» кабинасы изелгән, йөртүчесе конструкцияләр арасында кысылып калган.

Һәлакәт урынына ЮХИДИ, 154нче янгын сүндерү часте һәм 2нче зона коткаручылары килгән. Алар гидравлик инструмент ярдәмендә кисеп, машина йөртүчесен изелгән кабинадан чыгарган.

Коткаручылар 46 яшьлек «Мерседес» йөртүчесенә беренче ярдәм күрсәтеп, табиблар кулына тапшырган. Аягы сынган ир-атны Казанның 12нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X