Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда авыл җирлекләренә грант бирү бәйгесе башланды

104 муниципаль берләшмә җиңүче булачак һәм аларның һәркайсы 1әр миллион сум акча алачак, дип яза «Татар-информ». Татарстан муниципаль берләшмәләр советы һәр елны уздырыла торган республика бәйгесенә гаризаларны 31 мартка кадәр кабул итәчәк, дип хәбәр итә ассоциация матбугат хезмәте. Бәйгенең оештыру комитеты утырышында совет рәисе 104 муниципаль берләшмә җиңүче булачагын һәм...

104 муниципаль берләшмә җиңүче булачак һәм аларның һәркайсы 1әр миллион сум акча алачак, дип яза «Татар-информ». Татарстан муниципаль берләшмәләр советы һәр елны уздырыла торган республика бәйгесенә гаризаларны 31 мартка кадәр кабул итәчәк, дип хәбәр итә ассоциация матбугат хезмәте. Бәйгенең оештыру комитеты утырышында совет рәисе 104 муниципаль берләшмә җиңүче булачагын һәм аларның һәркайсының 1әр миллион сум акча алачагын җиткерде. «Дүрт ел үткәрелеп килгән бәйгедә 416 авыл җирлеге миллионер булды, бу аларга зур ярдәм, - диде ул. - Акча, беренче чиратта, юллар, күперләр ремонтлауга, кирәкле техника алуга, шулай ук мәдәният йортларын һәм башка административ биналарны ремонтлауга тотыла. Грантлар су белән тәэмин итүгә һәм авылның башка проблемаларын чишүгә дә ярдәм итә». Җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле эшчәнлегенә авылда яшәүчеләр саны, салымнар һәм алардан тыш кеше башына килгән керем, урта һәм кече эшмәкәрлек, терлек башы саны, шәхси торак төзелеше, криминоген вәзгыять - гомумән алганда, җиде юнәлеш карала. Авылда 22 меңгә кадәр кеше яшәсә, ул авыл ике грантка дәгъва кыла ала. Аннан да күбрәк халык яшәсә, өч грант та алырга була. Грант алучылар яңадан өч ел дәвамында бәйгедә катнаша алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X