Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан синоптиклары һава торышы бозылу турында кисәтә

Республикада көчле җил, бураннар, пыскак яңгыр, бозлы яңгыр һәм көчле бозлавык көтелә

Россиянең Европа өлешенә тирәнәюче циклон керүгә бәйле рәвештә, 16-17 февральдә Татарстанда һава торышы шартлары шактый бозыла. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе хәбәр итә.

Төбәктә актив фронталь бүлекләр узган вакытта кар, юеш кар, пыскак яңгыр, яңгыр, бозлы яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, урыны белән буран, бозлавык, 16 февраль көнне кайбер районнарда томан көтелә.

16 февраль кичендә һәм 17 февраль көнне тәүлек дәвамында көньяктан исүче җил секундына 15-20 метрга кадәр, төнлә һәм һәм иртән секундына 20-25 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Һава температурасы кискен үзгәреп торачак. Юлларда көчле бозлавык саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев